15 февраля 2020
КФУ студентлары герой-шагыйрь Муса Җәлил бюстына чәчәкләр салды

15 нче февраль көнне Казан федераль университеты Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының  Г.Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф Югары мәктәбе студентлары Муса Җәлил бюстына чәчәк салды. Чарада Югары мәктәп деканы Рамил Хәмит улы Мирзаһитов, татар әдәбияты кафедрасы доцентлары Нурфия Марс кызы Юсупова һәм Гөлфия Расил кызы Гайнуллина катнашты.

15 нче февраль - татар халкының герой-шагыйре Муса Җәлилнең туган көне. Быел сөекле шагыйребезнең тууына 114 ел билгеләп үтелә. Чыгыш ясаучылар Җәлил шәхесенең һәм  мирасының татар шигъриятен дөньякүләм танытуга зур өлеш кертүен, татар халкын батыр, каһарман, кыю һәм үлемсез итеп раславын ассызыклады, иҗатын хәзерге көн укучыларына һәрдаим тәкъдим итү кирәклеген әйтте.

Югары мәктәп деканы Рамил Хәмит улы Мирзаһитов үз чыгышында Муса Җәлилнең заманында рабфак бүлегендә бер ел укып киткәнлеген искә төшерде, бу чараның  матур традициягә әйләнеп китүен билгеләп узды. “Безнең өчен Муса Җәлил исеме, аның язмышы һәм иҗаты аерым статуска ия, ул – татар халкының аерым бер горурлыгы, какшамас милли рух, үлемсезлек символы” – дип ассызыклады ул.

КФУның татар әдәбияты кафедрасы доценты Нурфия Марс кызы Йосыпова үзенең чыгышын М.Җәлилнең шигыре белән башлады: "Батыр үлә үлмәс ат алып, Батырлыклар белән макталып. Үзең үлсәң дә, исемең калсын,  / Тарихларда укып ятларлык”. “Муса Җәлил мирасы – бүгенге күпмилләтле әдәбиятның аерылгысыз бер өлеше. Милли һәм шәркый шигърият традицияләрен яңарткан, шул ук вакытта рус һәм бөтендөнья әдәбиятының йогынтысында үскән Җәлил иҗаты безнең әдәбиятта яңа адым булды. Ул татар шигъриятендәге гражданлык яңгырашын баетты, аңа каһарманлык сулышы өрде,  татар поэзиясенең зурлыгын, олылыгын дөнья чикләрендә тагын бер кат раслады. Шагыйрь безнең өчен шул ягы белән дә кадерле. Мылтык тотып көрәшү - батырлыкның бер ягы, ә Муса Җәлил җиңүгә  каләме белән зур өлеш кертте” – дип билгеләп үтте ул.

Чарада катнашкан студентлар Муса Җәлилнең бюсты каршында аның шигырьләрен укыдылар, соңыннан канәфер чәчәкләре салдылар.

Источник информации: 10.2-601 төркем студенты Зилә Мөбәрәкшина