03 февраля 2020
Татар милли педагогикасы фәнни-белем бирү үзәге тәкъдим итә. Яшь буында гаделлек һәм намуслылык сыйфатлары

Гаделлек ул, хакыйкатьне, үзеңнең хаклыгыңны раслый белү һәм эш-гамәлеңә, әйткән сүзеңә һәм инануыңа каршы килмәслек итеп яшәү белән беррәттән, үзенә һәм башкаларга карата да гадел булу.

Намуслылык – иманыңа, карашыңа тугры булу, тапшырылган үз вазифаңа намус белән карау дигән сүз.

Дөреслек һәм намуслылык сыйфатларын балаларда ничек тәрбияләргә соң? Иң элек, А.С. Макаренко әйткәнчә, куркытып тәрбияләүдән «ваз» кичәргә кирәк. Җәза бирү белән куркытылган балалар дөресен сөйләмиләр. Гадәттә, каты куллы гаиләләрдә үскән балалар ата-аналарын, укытучыларын, иптәшләрен алдаучан була. Кече яшьтән үк бала дөрес сүзнең даими ышаныч һәм ихтирам, ә ялган сүзнең нәфрәт хисе уятуын белеп үссен. Бала нәфрәт хисеннән җәзалаудан да битәр куркырга тиеш. Балага ышаныч югалса, намуслылык тәрбияләү турында сүз дә булырга мөмкин түгел. А.С. Макаренко әйткәнчә, ата-аналар балаларыннан әйберләрне яшермәскә тиешләр. «Начар ята» торган әйберләргә тыныч карау, кагылмау, кеше әйберенә тимәү сыйфатын кече яшьтән үк тәрбияләү мәҗбүри. Кече яшьтәге мәктәп балалары үзләренең көчләренә һәм мөмкинлекләренә дөрес бәя биреп җиткерә алмыйлар. Мәсәлән, бала 4 нче чиректә «5»легә генә укыячакмын дип сүз бирә, ләкин үти алмый. Әгәр дә вакытында моңа игътибар итмәсәң, ахыр чиктә бу күренеш начар гадәткә әйләнәчәк. Ата-ана баланы үз вазифасына намус белән карарга өйрәтергә тиеш.

Балалар ата-аналарының кайбер гамәлләрен аңлап бетерә алмыйлар. Мәсәлән, әтисе малаена: «Мин өйдә юк», - дип әйтергә куша. Малае телефоннан әтисе юклыгы турында әйтсә дә, аның күңелендә шик кала. Яисә тагын бер мисал, әнисе баласын өмәгә җибәрәсе килмичә, укытучыга балам авырый дигән язу җибәрә. Әнисе ялганлагач, ни өчен әле балага әнисен, укытучыларын, иптәшләрен алдарга ярамый икән? Ата-аналарга бу хакта уйлану зыян итмәс.

Балаларда гаделлек һәм намуслылык тәрбияләү гаиләдә һәм мәктәптә алып барыла торган әхлак тәрбиясенең бер төре (өлеше) булып тора. Балалар белән төрле этик әңгәмәләр үткәрүгә шактый күп игътибар бирелә. Әңгәмәләр «Әйткән сүз – аткан ук», «Вәгъдә бирдеңме – үтә», «Иманыңа тугрылыклылык нәрсә ул?», «Бурычыңа намуслы карауны ничек аңларга?», «Сүзеңдә тору кыенмы?» һ.б. шундый темаларга багышланырга мөмкин.

Кечкенәләрне әхлакый тәрбияләүдә зурларның үз тәртибе гаять зур әһәмияткә ия. Менә ни өчен ата-аналар һәм укытучыларның үз тормышлары балалар каршында үрнәк булырга тиеш. Зурларның үзләренең балаларга карата бик гадел булуы мөһим. Укучыларны гаделлек һәм намуслылык төшенчәсе белән таныштыру гына җитми. Шуңа күрә дә төрле эшләрне башкаруда гадел һәм намуслы булу күнекмәләре булдыру, андый эшләрне гадәткә әйләндерү бурычы да алга баса. Шушы максатларга ирешү өчен балаларның хезмәтен оештыру, аларга тапшырылган вазифаларын үтәүгә көндәлек контроль булдыру, ярдәм итү, балалар белән ихлас күңелдән аралашу, эчкерсез мөгамәлә урнаштыру кирәк.

Источник информации: Әнвәр Хуҗиәхмәтов, Рәмис Насыйбуллов, Илнар Яруллин