30 января 2020
Яшь журналистларның "Каурый каләм" IV Бөтенроссия конкурсын уздыру турында гомуми нигезләмә

1. «Казан (Идел буе) федераль университеты» югары белем бирү федераль дәүләт автоном мәгариф учреждениесенең Журналистика һәм медиакоммуникация югары мәктәбе Татарстан Республикасының Журналистлар берлеге белән берлектә гомуми урта белем бирү мәктәпләренең өлкән сыйныф укучылары һәм махсус урта белем бирү учреждениеләре студентлары тарафыннан иҗат ителгән журналистик һәм публицистик әсәрләр конкурсы уздыра.

2. Конкурс Татарстан Республикасы, Россия Федерациясе, якын һәм ерак чит илләрнең гомуми урта белем бирү мәктәпләренең өлкән сыйныф укучылары һәм махсус урта белем бирү учреждениеләре студентлары өчен ачык медиа чара булып тора.

3. Конкурсны уздыруның төп максаты – укучыларда иҗади һөнәрләргә карата кызыксыну уяту; татар журналистикасын үстерү; гуманитар юнәлештә сәләтле яшьләрне эзләү һәм алар белән эшләү, аларга КФУда белем алу мөмкинлеге бирү.

4. Яшь журналистларның “Каурый каләм” IV Бөтенроссия конкурсын оештыручылар: Казан федераль университетының Журналистика һәм медиакоммуникация югары мәктәбе, Татарстан Журналистлар берлеге.

5. Конкурс 2020 елның 1 февраленнән 2020 елның 13 маена кадәр дәвам итә. Нәтиҗә чыгару һәм бүләкләү тантанасы 19 майда – Татарстан матбугаты көнендә булачак.

6. Конкурста катнашырга теләгән укучылар жюри хөкеменә “Журналистика” (хәбәр, зарисовка, аналитик мәкалә, корреспонденция, репортаж, интервью, журналист тикшерүе жанрлары) яки “Публицистика” (публицистик мәкалә, очерк, эссе, парча жанрлары) номинацияләре буенча иҗат ителгән ике эш җибәрә. Эшләр татар телендә язылган булырга тиеш. Катнашучылар үз иҗади эшләрен электрон почтага җибәрә яки КФУга китерә ала.

7. Россия Федерациясе төбәкләре, якын һәм ерак чит илләрдә яшәүчеләр конкурста гомуми шартларда катнаша ала.

8. Конкурска тәкъдим ителгән иҗади эшләрне бәяләү түбәндәге критерийларга нигезләнеп башкарыла: теманың актуальлеге; кызыклы, үзенчәлекле объектлар сайлый белү; журналистик һәм публицистик жанрларның үзенчәлеген саклау; текст төзү осталыгы; авторның үз стилен булдыра алуы; тел-стиль байлыгы,  грамоталылык.

9. Номинацияләр буенча бүләкләү: “Журналистика” һәм “Публицистика”. Шулай ук авторның үз стилен чагылдырган иҗади эш өчен, текст төзү осталыгы өчен махсус бүләкләр биреләчәк. Иң яхшы иҗади эш өчен Гран-при тапшырылачак.

10. Җиңүчеләрне бүләкләү КФУның Журналистика һәм медиакоммуникация югары мәктәбе һәм Татарстан Журналистлар берлеге тарафыннан расланган жюри карары нигезендә башкарыла.

11. Гран-при иясе һәм номинацияләр буенча җиңүчеләр КФУның Журналистика һәм медиакоммуникация югары мәктәбендәге татар журналистикасы бүлегенә укырга кергәндә өстенлекләрдән файдалана алачак. Аларга шулай ук "Алтын каләм" республика фестиваленең финалында катнашу хокукы бирелә.

12. Конкурс нәтиҗәләре турындагы мәгълүмат Казан федераль университеты, Татарстан Журналистлар берлеге сайтларында урнаштырыла.

13. Конкурста иң яхшы дип табылган эшләр гаммәви мәгълүмат чараларында урын алачак.

14. Катнашучыларның эшләре һәм үзләре турында мәгълүмат түбәндәге адрес буенча җибәрелә: kaurikalam@mail.ru. Телефоннар: 8-919-639-01-79, 8-904-678-29-58, 233-74-34. Конкурска эшләр кәгазь яки электрон вариантта кабул ителә.

 

КФУның Журналистика һәм

 медиакоммуникация югары мәктәбе,

милли һәм глобаль медиа чаралары кафедрасы

 

Источник информации: Кафедра национальных и глобальных медиа
Период события: 01.02.2020 - 13.05.2020