09 января 2020
2019нче елда басылып чыккан 19нчы мәкалә

Мәкалә: Cytocompatibility and cellular uptake of alkylsilane-modified hydrophobic halloysite nanotubes

Журнал: Applied Clay Science, 26 November 2019, 105371

Авторлар: Elvira Rozhina, Abhishek Panchal, Farida Akhatova, Yuri Lvov, Rawil Fakhrullin

Мәкалә авторлары һәлосайт нанокөпшәләре өслеген үзгәртү алымнарын булдырганнар, шулай ук әлеге һидрофоб наноматдәләрнең күзәнәкләргә туры килүчәнлеген дә өйрәнгәннәр. Нанокөпшәләрне каплау өчен октадецилтриметоксисилан (ODTMS) кулланылган.

ODTMS-үзгәртелгән нанокөпшәләрнең кеше күзәнәге* белән тәэсир итешүен караңгы кыр һәм атом-көч микроскопиясе, аларның яшәешен колориметрия сынаулары ярдәмендә тикшергәннәр.органосилан белән үзгәрешләр кертү күзәнәкләрнең апоптозын булдыручы эффектларга китермәгән, NO-синтазаның активлыгын арттырмаган. Шулай итеп ул дару матдәләрен, ДНӘ һәм аксымнарны күзәнәккә кертүдә кулланыла ала.

*кеше күзәнәге буларак үпкә карциномасының альвеоляр эпителие кулланылган