09 января 2020
2019нче елда басылып чыккан 18нче мәкалә

Мәкалә исеме: Organic-nanoclay composite materials as removal agents for environmental decontamination

Журнал:  RSC Advances, 22 November 2019, 9, 40553-40564

Мәкалә авторлары: Giuseppe Cavallaro, Giuseppe Lazzara, Elvira Rozhina, Svetlana Konnova, Marina Kryuchkova, Nail Khaertdinov, Rawil Fakhrullin

Хезмәткәрләребез Палермо шәһәре (Италия) Университеты галимнәре белән берлектә яңа мәкалә чыгардылар. Ул мәкалә тотрыклы композит наноматдәләр булдыру өлкәсендәге казанышларга багышланган. Әлеге наноматдәләр органик һәм органик булмаган пычрануларны дезактивацияләргә сәләтле. Төрле шәкелле балчык нанокисәкчекләре (каолинит нанопластиналары һәм һәлосайт нанокөпшәләре төсле) органик молекулалар (биополимерлар, өслектә актив булган матдәләр, кукурбитурил һ.б) нигезендә булдырылган һибрид системалар тәкъдим ителгән. Аларны алифатик һәм ароматик углеводородлардан арынуда нәтиҗәле агентлар булып торалар. Каолинит/графенлы композитлар, шулай ук органик булмаган көпшәсыман мицеллалар алу да тасвирланган. Мәкаләдә шул исәптән күптән түгел генә Пикеринг эмульсиясенә багышланган тикшеренүләр һәм биоремедиация технологияләре дә карала.