30 декабря 2019
Музыка дөньясы

Музыка сәнгатенә элек-электән зур игътибар бирелгән. Хәзерге заман кешеләренең  күбесе колакчыннардан бик еш файдалана, буш вакыты булганда музыка тыңлый. Кәефкә карап, кешеләр төрле жанрдагы җырларга мөрәҗәгать итәләр. Салмак җырлар уйланырга, үткәннәргә әйләнеп кайтырга мәҗбүр итсә, күңелле көйләр кәефне күтәрергә сәләтле.

Казан (Идел буе) федераль университеты Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Габдулла Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф Югары мәктәбендә үткәрелеп килә торган «Хәзерге татар теленең актуаль проблемалары» дигән тел түгәрәгенең чираттагы утырышы булып узды. Фәнни түгәрәкнең махсус кунаклары буларак Казан федераль университеты Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының педагогика фәннәре кандидаты, доцент Камалова Ильмира Фоатовна һәм 3 нче курс студенткасы Сәйфетдинова Нәфисә чакырылган иде.

Музыкаль инструментлар – төрле тавышлар чыгара, музыкаль әсәрләр иҗат итә торган кораллар. Музыка уен кораллары, нигездә, өреп, бәреп уйнала торган, кыллы һәм телле инструментларга бүленәләр. Клавишалы инструментларны аерым группага кертәләр.

Музыканың кайчан барлыкка килүе турында күзаллау шактый кыен. Сөйләм теле барлыкка килгәнче үк тавышлар ярдәмендә тудырылган мелодия яшәгән. Шул тавышлар ярдәмендә кешеләр үзара аңлашырга тырышканнар. Моннан тыш музыка бар милләттә дә тәрбияләү чарасы буларак кулланылган, Борынгы Кытайда кешелеклелек сыйфатларын үстерү, дөньяга караш формалаштыруда зур роль уйнаган.

Ильмира Фоатовна, тарихка мөрәҗәгать итеп, укучыларга югарыда әйтелгән мәгълүмат белән бергә катарсис төшенчәсен аңлатып китте. Аның килеп чыгышыннан алып, үз эченә нинди мәгънә төсмерләре җыюына кадәр тәфсилләп сөйләде. Әңгәмә барышында укучылар үзләренең музыка белән бәйле хис-кичерешләрен башкаларга җиткерделәр. Гади генә ноталарның да, катлаулы сәнгать әсәре тудырып, кеше күңеленә үтеп керә алуының бәхәссез икәнлегенә төшенделәр. Ильмира Фоатовна музыка өлкәсендә тирән эз калдырган шәхесләрнең фикерләре белән таныштырды, композиторларның һәр көе төрле эмоция белән сугарылган булуы турында әйтеп үтте. Моннан тыш музыканың интернациональ табигатькә ия булуы искә алынды. Без кайсы гына көйне тыңласак та, композиторның ни әйтергә теләгәнен, аның нинди хисләр кичергәнен сизәбез һәм үзебез дә шундый уй-фикерләргә чумабыз.

Сәйфетдинова Нәфисә үзенең чыгышында татар һәм рус телләрендә музыкаль уен кораллары атамаларының үзенчәлекләрен чагыштырма планда өйрәнүе хакында сөйләде. Музыка белеменең фән буларак формалашуы фәнни публикацияләрдән, дәреслекләрдән, энциклопедияләрдән башка, шулай ук терминологик сүзлекләрдә дә чагылуы турында әйтеп узды. Бу материаллар, беренче чиратта, аңлатмалы сүзлекләр, махсус лексиканың чыганаклары булып торалар. Моңа дәлил итеп, Сәйфетдинова Нәфисә уен кораллары атамаларының төрле телләрдән килеп чыгуын мисаллар ярдәмендә аңлатты.

Очрашу барышында «Музыка һәрвакыт яхшы йогынты ясыймы соң?» дигән сорау куелды. Студентлар музыканың кешегә һәрвакыт яхшы гына йогынты ясамавын әйттеләр. Классик музыка һәрчак тирән мәгънәгә ия булса, рок кебек жанрлар тыңлаучыны күп очракта кешелеклелек сыйфатларыннан читләштерә. Бу психологлар тарафыннан да исбатланган. Ике-өч сәгать кискен музыка тыңлаганнарның үзләрендә каты агрессия тоюлары билгеле. Берникадәр вакыттан соң бу халәттән арынган кешеләр үзләренең берни дә хәтерләмәвен әйтә икән.

Түгәрәк ахырында, Ильмира Фоатовна һәр кешегә милли музыканың киләчәге өчен тырышырга кирәклеген җиткерде.

 

Мәгълүматны татар теле белеме кафедрасы доценты Г.К. Һадиева,  1 курс студенты А.А. Хәбибуллина әзерләде.