24 декабря 2019
Монографиядә яңа бүлек басылды

Springer, Berlin, Heidelberg нәшриятында Nanotechnology Characterization Tools for Environment, Health, and Safety исемле монография басылды (профессор Challa S.S.R. Kumar мөхәррирлегендә (Һарвард университеты, АКШ). КФУның Бионанотехнологияләр лабораториясе хезмәткәрләре - С.Н. Баташева, Г.И. Фахруллина, Ф.С. Әхәтова һәм Р.Ф. Фахруллин – монографиядәге бер бүлекнең авторлары (бүлек исеме: Caenorhabditis elegans Nematode: A Versatile Model to Evaluate the Toxicity of Nanomaterials In Vivo. Әлеге бүлектә C. elegans суалчанын (бу суалчан бик күп тикшеренүләрдә өлге тереклек иясе буларак билгеле) нанотоксикология өлкәсендәге тикшеренүләрдә кулланылуы турында сүз бара. Аерым бүлекчәләр исә суалчан өслеген наноматдәләр белән үзгәртү алымнарына багышланган (шул исәптән наноматдәләрне суалчанның гәүдәсенә “нано-җим” – төрле наноматдәләр йөртүче тере микроблар - ярдәмендә кертү дә тасвирланган. Әлеге алымны лаборатория хезмәткәрләре булдырган). Шулай ук микроскопия җыелмалары ярдәмендә атап узылган суалчаннарга характеристика бирү, наноматдәләрнең агулы тәэсирләрен бәяләүгә багышланган бүлекчәләр дә бар. Суалчаннарны сканлаучы электрон, флуоресцент, караңгы кыр һәм һиперспектраль микроскопия ярдәмендә сурәткә төшерү, шулай ук нанотопография һәм атом-көч микроскопиясе белән суалчаннарның сулы (табигый яшәү тирәлегенә яраклаштырылган) һәм һава тирәлегендәге механик үзлекләрен бәян иткән мәгълүмат та тупланган.

Бүлеккә сылтама: https://link.springer.com/chapter/10.1007/978-3-662-59600-5_11