20 декабря 2019
Быел басылып чыккан 17нче мәкалә

Мәкалә исеме: Force interactions between Yersiniae lipopolysaccharides and monoclonal antibodies: An optical tweezers study

Журнал исеме: Journal of Biomechanics, 13 November 2019

Авторлар: Ilya Konyshev, Andrey Byvalov, Boris Ananchenko, Rawil Fakhrullin, Anna Danilushkina, Lyubov Dudina

Рәсәй галимнәре Yersinia липополишикәрләре һәм моноклональ антитәнчекләр арасындагы специфик булмаган тәэсир итешүләргә тап булганнар.

Киров галимнәре, Казан һәм Сыктывкар галимнәре белән берлектә, Yersinia ыругына караучы ике төрнең липополишикәрләре һәм комплементар (яки гетерологик) моноклональ антитәнчекләр арасындагы спектроскопия-көч тикшеренүләре уздырылган. Бу хакта  Киров, Казан һәм Сыктывкар галимнәре хәбәр итәләр. Тәҗрибәи мәгълүматлар оптика эскәге алымы ярдәмендә алынган. Өлге система буларак “сизгер полистирол микросфера – сизгер пыяладан торган өслек” кулланылган.

Алынган гистограммаларда, түбән амплитудалы өлкәләрдә, специфик булмаган тәэсир итешүләр күзәтелгән (моның сәбәбе - югары амплитудалы өлкәләрдә (100-120 pN) абиотик өслекнең физик һәм химик үзлекләре һәм “антиген-антитәнчек” комплементар парларындагы специфик тәэсир итешүләр). Тикшеренү нәтиҗәләрен башка молекуляр парлардагы өзелү көчләренә тап булу өчен кулланырга мөмкин. Yersinia липополишикәрләре һәм комплементар моноклональ антитәнчекләре молекулалары арасындагы көчләрне билгеләүнең өстенлекләре:

Моноклональ антитәнчекләрнең чагыштырмача ырудашлыгын бәяләүдә нәтиҗәле алым (сынау системасы яки иммносенсор булдырганда теге яисә бу төр антитәнчек сайлау);

Липополишикәрләр һәм комплементар моноклональ антитәнчекләр арасындагы тәэсир итешүләргә төшенү;

Иерсиниоз инфекцияләрнең патогенезын һәм иммунитетның гомуми эшчәнлеген билгеләү.

 

Сүзлекчә:

Экспериментальные данные/experimental data – тәҗрибәи мәгълүматлар

Метод оптического пинцета/optical tweezers method – оптика эскәге алымы

Липополисахариды/lipopolysaccharides – липополишикәрләр

Антитело/antibodies – антитәнчек

Метод/method – алым

Пинцет/tweezer – эскәк