18 декабря 2019
Китапта яңа бүлек чыкты

Advanced Supramolecular Nanoarchitectonics китабы нанодәрәҗәдәге дизайн турында өр-яңа мәгълүмат бирә. Китапта макро- һәм микро-масштабтары өчен яраклы манипуляция ысуллары нанодәрәҗәдә эшләмәгән очракларны тәкъдим ителә.

Layer-by-Layer Assembly for Nanoarchitectonics исеме астындагы бүлектә (бүлек авторы – биология фәннәре докторы Фахруллин Равил Фәрид улы) LbL буенча җыелу техникасына күзәтмә китерелә. Куыш капсулалар, желатин наноструктуралары һәм тышча белән капланган дару матдәсе нанокисәкчекләрен әзерләүдә LbL куллану үзенчәлекләре ассызыклана. Күзәнәкләрне каплау темасы – тикшеренүләр өлкәсендә яңа юнәлеш. Ул шул исәптән LbL техникасын һәм наноматдәләрне күзәнәкләр өслегенә утыртып, яңартылган күзәнәкләр алудан гыйбарәт.