16 декабря 2019
Быел басылып чыккан 16нчы мәкалә

Мәкалә: Halloysite Nanoclay/Biopolymers Composite Materials in Tissue Engineering

Журнал:  Biotechnology Journal, 2019, V. 14, I. 12, 1900055, 2019

Авторлар: Ekaterina Naumenko, Rawil Fakhrullin

Тукыма алмаштыргычлар әзерләүдә кулланылучы биологик яктан туры килердәй материаллар заманча медицина биотехнологиясенең үсешендә зур әһәмияткә ия. Әлеге материаллар физик, химик, биологик һәм төзелеш үзлекләре буенча табигый тукымаларга охшаган булырга тиеш. Ясалма кирәчләрнең тишекле-тишекле булуы туклыклы матдәләрне күзәнәкләргә җиткерү, газ диффузиясе, шулай ук  күзәнәкләрнең берегүе һәм пролиферациясе өчен кирәк. Органик булмаган нанозурлыктагы өстәмәләр полимер материалларның (тукымалар инженериясе)  эшчәнлек үзлекләрен яхшыртуда кулланыла. Әлеге өстәмәләр арасында һәлосайт нанокөпшәләре, биологик яктан туры килүләре һәм эшчәнлек үзлекләре аркасында, иң зур перспективага ия.

 

Сүзлекчә:

Питательные вещества – туклыклы матдәләр

Каркас – кирәч

Искусственный – ясалма

Нативный - табигый

Заменитель ткани – тукыма алмаштыргыч

Биосовместимый – биологик яктан туры килердәй

Нанотрубки галлуазита – һәлосайт нанокөпшәләре