13 декабря 2019
Равил Шәрәфиев белән очрашу хатирәләре

Россиядә “Театр елы” дип игълан ителгән агымдагы елның 11 нче декабрендә Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләге лауреаты, Г. Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры артисты Равил Шәрәфиев белән очрашу булып узды. Әлеге очрашуны гомуми тел белеме һәм тюркология кафедрасы белән берлектә  Г.Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбендә белем алучы 10.2-701 нче төркем студентлары оештырды.

Очрашуда Равил ага Шәрәфиев күңел түрендә сакланып калган балачак истәлекләрен яңартып, үзенең туган якларына, яшьлек елларына алып кайтты. Студентлар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар таптылар, шулай ук милләт, тел кебек башка күп темаларга фикер-карашларын да ишетә алдылар.

Әлеге чара җырлар, баян һәм курай моңнары белән үрелеп барды. Музыка юнәлешендә белем алучы 10.2-820 һәм 10.2-701 нче төркем студентлары башкарган моңлы җырлар ямь өстенә ямь булды. Равил Шәрәфиев үзе дә “Казанның кадерле кичләре”, “Сарман буе” җырларына кушылып җырлады. Шулай ук Туфан Миңнуллинның “Әлдермештән Әлмәндәр” спектакленнән “Ала карга” җыры белән дә сөендерде.

Равил ага Шәрәфиев – күпкырлы шәхес. Ул сүз сәнгатенең дә кабатланмас остасы. Очрашуда аның башкаруында Һади Такташ, Кадыйр Сибгатуллин шигырьләре яңгырады һәм күңелнең иң нечкә кылларын тибрәтте... Кунагыбызның гаять шигьри җанлы булуын истә тотып, кураторыбыз Рүзилә Рәшитовна Равил Шәрәфивкә акрошигырь язган. Әлеге шәхеснең төп үзенчәлекләрен яктырткан бу шигырьдә түбәндәге юллар бар:

Россиянең, Татарстанның 

Атказанган артисты.

Ватаныбыз, халкыбызның

Иң асыл улы, дусты!

Лаеклы ул зур хөрмәткә,

Шатлык сәхнә буйласа,

Әҗәлне дә яраттыра

Равил абый уйнаса!

Әйткән һәр сүзе хикмәтле

Фәһемле, фикерле шул.

Иҗатта да, тормышта да

Егетләрчә атлый ул.

Вәт, ичмасам, артист ул!

Театрда эшләү дәверендә Равил Шәрәфиев берсеннән-берсе матур йөзләрчә образлар иҗат итә. Очрашуда легендар артистның байтак рольләре телгә алынды, аларның һәркайсы турында аерым-аерым озаклап сөйләп булыр иде. 701 нче төркем кураторы Рүзилә Рәшит кызының Равиль абый уйнаган рольләрдән торган кроссвордын чишү дә бик кызыклы булды. Әлеге кроссвордны Равил Шәрәфи иҗаты белән якыннан таныш булмаган кеше чишә дә алмас иде, мөгаен. Әмма кроссворд чишелде. Равил абый куйган спектакльләрне бала чактан үз иткән студент халкына, бу эш әлләни зур авырлык тудырмады.   Ә хөрмәтле кунагыбыз исә, үзе иҗат иткән күп кенә образларның исемнәрен искә төшереп, ихлас елмаю белән әкерен генә студентларны күзәтеп утырды Аның карашында шатлык та, моңсулык та, горурлык та бар иде сыман...  

Очрашу искиткеч күңелле булды: биредә без яраткан актерыбыз белән чәй табыны артында рәхәтләнеп сөйләштек тә, җырлаштык та, хәтта елашып та алдык. Равил абыйның ятимлектә узган балачагы, әтисе турындагы истәлекләр күңелләребезне тетрәндерде... 3 сәгатьтән артык дәвам иткән әлеге очрашудан беребезнең дә тиз генә таралышасы килмәде. Әмма вакыт андый чакта су кебек ага бит ул! Равил абыйга истәлекле бүләкләр тапшырып, фотога төштек, әлеге бөек шәхескә булган рәхмәт һәм хөрмәт хисләреннән күңелләр тулды... Киләсе очрашуларга кадәр дигән якты уйлар белән кунагыбызны озаттык та, әлеге очрашуны оештыручы кураторыбыз Рүзилә Рәшитовнага рәхмәт сүзләре әйтеп, кайтыр юлга чыктык... Равил ага Шәрәфиев белән булган әлеге очрашу хатирәләре безнең күңелләрне әле озак еллар җылытып торыр.    

 

Чыганак: Салахова Айсинә, 10.2-701 нче төркем студенты, Сәлахова Рүзилә Рәшит кызы, гомуми тел белеме һәм тюркология кафедрасы доценты, 10.2-701 нче төркем кураторы