09 декабря 2019
Дөньяда сүзебез бар

2019 елда Г.Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбенең татар әдәбияты кафедрасы профессоры, филология фәннәре докторы Хатыйп Йосыф улы Миңнегуловка 80 яшь тулды. Ел дәвамында мөхтәрәм галимнең фәнни-тикшеренү өлкәсендәге күпъеллык эшчәнлегенә багышланган күп чаралар оештырылды. 6 нчы декабрьдә Казан шәһәре Совет районының 11 татар гимназиясе базасында гимназия коллективы һәм “Дәрвишләр бистәсенең балалар иҗат үзәге” тарафыннан республика күләмендә Хатыйп Йосыф улы Миңнегулов исемендәге I фәнни-гамәли конференция уздырылды. Беренче тапкыр уздырылуга карамастан, конференциягә Татарстаннан һәм чит төбәкләрдән бик күп эшләр килгән. 

Тәкъдим ителгән эшләр “Х.Й.Миңнегулов – дәреслек авторы”, “Татар әдәбияты тарихын өйрәнүче галим”, “Галимнең чордашлары, гыйлемдәшләре”, “Мөгаллимнәр мөгалиме”, “Каләм көче” дип исемләнгән биш секциядә тикшерелде.  Конференция эшчәнлегендә татар әдәбияты кафедрасы мөдире, филология фәннәре докторы, профессор Ф.С.Сәйфулина һәм филология фәннәре кандидаты, доцент Л.Ф.Җамалиева да катнашты.

 

Мәгълүмат чыганагы: татар әдәбияты кафедрасы доценты Л.Ф.Җамалиева,

Фотолар “Татар-информ” сайтыннан алынды, фотограф – Салават Камалетдинов