02 декабря 2019
Быел басылып чыккан 15нче мәкалә

Мәкалә: Nanoarchitectonics meets cell surface engineering: shape recognition of human cells by halloysite-doped silica cell imprints

Журнал: Beilstein J. Nanotechnol., 04 September 2019, 10, 1818-1825.

Авторлар: Elvira Rozhina, Ilnur Ishmukhametov, Svetlana Batasheva, Farida Akhatova, Rawil Fakhrullin

Күзәнәк өслеге инженериясе (наноархитектониканың тармагы буларак) тере күзәнәкләрнең үзлекләрен үзгәртү һәм яхшырак итүдә бик көчле корал булып тора. Эукариотик күзәнәкләрне органик булмаган импринтлар эшләүдә калып буларак кулланырга мөмкин. Авторлар тарафыннан кеше күзәнәкләренең шәкелен тану өчен гади ысул эшләнелгән. Моны органик булмаган матдәләрдән (аларга балчык нанокөпшәләре дә кушылган була) торган эзләр ярдәмендә башкарырга мөмкин. Авторлар фикеренчә, әлеге алым биомедицинада һәм клиник тикшеренүләр өчен файдалы булачак.