27 ноября 2019
"Евразия гуманитар фәннәре контекстында татар теле белеме" халыкара фәнни-гамәли конференциясе үз эшен төгәлләде

22-23 нче ноябрь көннәрендә «Телләрне һәм мәдәниятләрне саклау һәм үстерү» VII халыкара фәнни-гамәли форум кысасында инде традициягә әверелгән «Евразия гуманитар фәннәре контекстында татар теле белеме» II халыкара фәнни-гамәли конференция үтте. Конференция тюркология һәм татар теле белеме өлкәсендә кабатланмас эз калдырган мәшһүр галимнәр тәрҗемәче, каллиграф, педагог Мөхәммәтгали Мәхмүдов, педагог, тел белгече, лексикограф Ризаэтдин Газизов, тел тарихы, диалектология, татар теле культурасы, татар халкы тарихы һәм методика фәненә караган фундаменталь хезмәтләре белән билгеле Латыйф Җәләй, тел багланышлары, социолингвистика, лексикология өлкәләрендә һәм төрле системадагы телләрне чагыштырма-типологик юнәлештә өйрәнүгә зур өлеш керткән Әнвәр Ахунҗанов, диалектология, этнолингвистика, географик лингвистика, лингвометодика өлкәсендә танылган галим Фәрит Йосыповларның юбилей даталарына багышланып үткәрелде. Әлеге галимнәрнең фәнни-педагогик эшчәнлеге Казан университеты, Казан лингвистика мәктәбе белән турыдан-туры бәйләнгән һәм аның традицияләрен дәвам итә. Конференция кысасында оештырылган һәр секция әлеге галимнәрнең эшчәнлеген һәрьяклы яктыртуга юнәлдерелгән иде. Конференциядә тәкъдим ителгән докладлар татар теле белеменең актуаль мәсьәләләре, лингвистикадагы яңа юнәлешләр һәм аларның татар теле белемендәге урыны, тел тарихы, телләрне чагыштырма-тарихи аспектта өйрәнү, полилингваль белем бирү һәм мәдәниятара багланышлар  өлкәсендәге эзләнүләргә багышланды.

Конференциянең төп бизәге булып күренекле тел белгече, татар диалектология фәнен яңа баскычка күтәргән, бу юнәлештә фундаменталь хезмәтләре белән дөньякүләм танылган галим Фәрит Йосыпович Юсуповның фәнни-методик эшчәнлеген яктырткан секция эше торды.

Конфенциядә катнашучылар күтәрелгән мәсьәләләрнең актуальлеген, татар теле белеме фәне өлкәсендә эшләгән галимнәрнең мирасын пропагандалау зарурлыгын ассызыклап, конференцияне даими оештыру кирәклеген күрсәттеләр. 

 

Чыганак: татар теле белеме кафедрасы мөдире Галиуллина Г.Р.