21-23 ноябрь көннәрендә Казан федераль университеты Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Габдулла Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбендә яшь галимнәрнең Казан университеты Атказанган профессоры Вахит Хөҗҗәтович Хаковка багышланган «Хаков укулары-2019» дип аталган халыкара фәнни-гамәли конференциясе узды.
Әлеге чара 2010 елдан бирле даими рәвештә уздырылып килә. Быелгы конференциядә җитмештән артык катнашучы тел белеменең төрле өлкәләрендә үз эзләнүләрен тәкъдим иттеләр. Алар арасында Кыргызстан, Азәрбайҗан, Төрекмәнстан, Казахстан илләреннән дә яшь галимнәр бар иде. Гөлшат Рәис кызы Галиуллина җитәкчелегендәге татар теле белеме кафедрасы укытучылары оештырган әлеге конференция эше берничә юнәлештә барды. Беренче утырышта профессор В.Х. Хаковның тормышы һәм фәнни эшчәнлеге, аның хезмәтләренең тюркология үсеше өчен әһәмияте каралды, чагыштырма-тарихи һәм чагыштырмалы тел белеме мәсьәләләре тикшерелде. Утырышта күренекле тел галимнәре Фәрит Сабирҗан улы Хәкимҗанов һәм Фәнүзә Шәкүр кызы Нуриеваның катнашуы да конференция кунаклары өчен бик әһәмиятле булды, галимнәр аларга үзләренең киңәшләрен бирделәр, фәнни эш нигезләрен аңлаттылар. Студентлар һәм магистрантлар тел тарихы мәсьәләләре белән кызыксынуларын белдерделәр, чыгышлар сорау һәм репликалар белән үрелеп барды.
Икенче юнәлеш билингваль һәм күпмәдәниятле белем бирү мәсьәләләрен һәм үсеш перспективаларын ачыклау белән бәйле иде. Педагогика фәннәре докторы, профессор Фираз Фахраз улы Харисов җитәкчелегендә узган бу утырышта республика белем бирү оешмаларында татар телен һәм әдәбиятын укытуда кулланылган яңа алымнар, методика һәм технологияләр тикшерелде, укытучылар тәҗрибә алыштылар.
Төрки һәм славян халыкларының мәдәнияте һәм әдәбияты мәсьәләләре филология фәннәре кандидаты, доцент Энҗе Хәнәфи кызы Кадирова җитәкчелегендә өченче утырышта каралды. Биредә әдәбият белән бәйле нәзари тәгълиматлардан тыш, әдәби тәрҗемә мәсьәләләре, этномәдәни һәм фәлсәфи сораулар, предметара бәйләнеш, стилистика проблемалары яктыртылды.
Утырышлардан соң традицион рәвештә уздырыла торган «Яшь филолог мәктәбе» эшләде, анда татар теле белеме кафедрасы доценты Халисә Хатыйп кызы Кузьмина фәнни-тикшеренү эшенең нигезләрен, эшләү тәртибен аңлатты.
Өч юнәлешне дә берләштергән нигез мәсьәлә – татарның күренекле тел галиме Вахит Хөҗҗәтович Хаков мирасына яшь буын галимнәр игътибарын җәлеп итү иде. Һәр утырышта Вахит Хаков хезмәтләренә күзәтү ясалды, аның тормышы һәм фәнни-иҗади эзләнүләр тарихы яктыртылды, яшь галимнәр Вахит Хөҗҗәт улының «Тел күрке – сүз» тапшыруында яңгыраган лекциясен тыңладылар. Вахит Хаков – мәшһүр тел белгече, филология фәннәре докторы, Казан университетының Атказанган профессоры, Бөек Ватан сугышы ветераны, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, Татарстан республикасының Дәүләт премиясе лауреаты, Россия Гуманитар Фәннәр Академиясенең академигы, Австралиядәге “Җир шарында гуманизм һәм Гаделлек өчен” дигән халыкара Рыцарьлар Конфедерациясенең әгъзасы һәм башка бик күп мактаулы исемнәргә лаек күренекле шәхес иде.
Үзенең бөтен гомерен галим татар телен фәнни яктан өйрәнүгә багышлады. В.Х.Хаковның фәнни эшчәнлеге татар теле белеменең күп төрле өлкәләрен колачлый: әдәби тел тарихы, стилистика, борынгы төрки язма истәлекләрнең теле, социолингвистика, лексикология, фразеология, этимология, орфография, тел культурасы, мәктәптә татар язучыларының телен өйрәнү методикасы һ.б. 1960 нчы елдан башлап галимнең 30 га якын монографиясе, дәреслекләре, уку-укыту әсбаплары, 500 дән артык фәнни һәм фәнни-методик хезмәтләре басылып дөнья күрде.
Вахит ага арабызда булмаса да, аның исеме бик еш телгә алына, хезмәтләре тел белеме өлкәсендә яңа фәнни эзләнүләр өчен нигез булып тора. Быел да конференция эшенең нәтиҗәсе буларак, яшь галимнәрнең хезмәтләре басылган электрон җыентык дөнья күрде.
Яшь галимнәр, конференция эшен уңай бәяләп, тагы ике елдан галим В.Хаковның 95 еллыгына багышланган конференция уздыру кирәклеге турында резолюция кабул иттеләр.