19 ноября 2019
Яңа китап басылып чыкты

Китап: Nanotechnologies and Nanomaterials for Diagnostic, Conservation and Restoration of Cultural Heritage, Elsivier нәшрияты, мөхәррирләр - биология фәннәре докторы Равил Фәрид улы Фахруллин (КФУ, Татарстан Республикасы) һәм профессор Джузеппе Лаззара (Палермо университеты, Италия). Китап нанотехнологияләр өлкәсен сәнгать әсәрләрен саклау һәм яңарту эшләрендә куллануга багышланган. Наноматдәләрнең яңарту, чистарту һәм беренчел йөзне саклап калуда кулланыла алуы күрсәтелгән. Китап галимнәр, тарихи артефактларны яңарту эшләре белән шөгыльләнүчеләр һәм нанотехнологияләрнең мәдәни мирасны саклауга керткән өлеше белән кызыксынучылар өчен каралган.  

Биология фәннәре докторы Равил Фәрид улы Фахруллин һәм биология фәннәре кандидаты Светлана Баташева - китапның беренче бүлегенең авторлары (Advanced Microscopy Techniques for Nanoscale Diagnostic of Cultural Heritage: Scanning Electron Microscopy for Investigation of Medieval Coins and Frescos From the Republic of Tatarstan). Әлеге бүлектә микроскопиянең мәдәни мирас объектларын өйрәнүдә кулланыла торган төп ысуллары тасвирланган. Кулланылу өлкәләре күрсәтелгән, бу бүлектә шулай ук Идел буе артефактларын өйрәнү эшендә кулланылучы микроскопларның төрләре дә бар. Беренчеләре – урта гасырларга караучы тәңкәләр (Урта Идел буе җирләрендә табылган), икенчеләре – фрескалар (левкаслар) һәм XVI гасырга караучы бизәкнең буяу катламы (Татарстан Республикасының Свияжск шәһәрендәге Успение чиркәвендә сакланып калган).