13 ноября 2019
Быел басылып чыккан 13нче мәкалә

Мәкалә: Selective antimicrobial effects of curcumin@halloysite nanoformulation: a Caenorhabditis elegans study

Журнал: ACS Applied Materials & Interfaces, 10 June 2019, V. 11(26), P. 23050-23064

Авторлар: Gölnur Fakhrullina, Elvira Khakimova, Farida Akhatova, Guiseppe Lazzara, Filippo Parisi, Rawil F Fakhrullin

Ашказаны һәм эчәклектәге гадәти микроблар җыелмасындагы үзгәрешләр (алар дөрес тукланмау, әйләнә-тирәнең тәэсире һәм антибиотикларны бик күп куллану нәтиҗәсендә килеп чыгалар) кешенең сәламәтлегенә зыян китерергә мөмкин. Авторлар микробларга каршы кулланыла торган яңа наноконтейнерлар булдырганнар. Аның нигезендә – балчык нанокөпшәләре һәм һирофоб үзлекләргә ия куркумин. S. marcescens бактерияләре белән зарарланган С. elegans суалчаннарын әлеге наноконтейнерлар белән эшкәрткәннән соң, суалчаннарның яшәү сәләтләре торгызылган. Бу һидрофоб куркуминның биологик яктан үзләштерелүе арту белән бәйле.