09 октября 2019
КФУ галимнәре талантларга юл ача

Казан (Идел буе) федераль университеты Психология һәм мәгариф институтының белем һәм тәрбия бирү методологиясе кафедрасы, татар милли педагогикасы фәнни-тикшеренү үзәге ел дәвамында Россиянең һәм Татарстанның төрле төбәкләрендә эшләп килүче терәк уку йортлары (көллиятләр, лицейлар, гимназияләр, гомуми белем бирү мәктәпләре) студентлары һәм укучылары арасыннан талантларны барлау эшчәнлеген актив алып бара. Даими эшләп килүче фәнни-тикшеренү универсиадасы, “Тамчы-Шоу”, “Россиянең яшь талантлары”, “Яшь патриотлар” бәйгеләре – шуның ачык мисалы.

Безнең Республиканың районнары талантлы балаларга бай дисәк ялгышмабыз. Татар халкы элек-электән белемле шәхесләре белән дан тоткан, мәсәлән, 1897 елда халык санын исәпкә алу буенча үткәреләгән  чарага килгәндә, кешенең крестьян булуына карамастан, татар халкының күпчелеге үз теллендә укый һәм яза белгән. Халкыбыз арасындагы данлыклы кешеләрне без үткән мәкаләдә искәртеп киткән идек.  XXI гасырга әйләнеп кайтсак, Республикабызның әледә  күпчелек районнарында татар телендә белем алу дәвам ителә, ә инде “Тамчы-шоу” тапшырунда казанышка ирешер өчен белемнәрне татар телендә күрсәтергә кирәк, моның өчен белемне татар телендә алу зарурдыр!

6 октябрь көнне “Тамчы-шоу” бәйгесенә көчләрне сынашырга Казан (Идел буе) федераль университетының терәк белем бирү йортлары булган Әгерҗе районының төрле мәктәпләреннән укучылар килде. Алар арасындагы ярыш кызу барды, ә инде җанатарлар командаларга көч биреп тордылар. Командаларның берсенең дә биреләсе килмәде, ләкин ярышта җиңүче бергенә була шул. Бәйге ахырында һәр укучыга КФУның Психология һәм мәгариф институтыннан дипломнар, истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Талантларны барлау уңышлы дәвам итә!

Источник информации: Анвар Хузиахметов, Разиль Каримуллин