03 октября 2019
"ШАЯН ТВ" каналында "Тамчы-шоу"

Дөнья яктыра көн белән, кеше яктыра белем белән, ди халык мәкале. Дөрестән дә, белем кешене иң югары үрләргә күтәрә!

Ә белемне ничек тупларга соң? Аның ысуллары бик күп, мәсәлән, шуларның берсе – китап уку. Китап – галим, телсез мөгаллим, дип юкка гына әйтмиләр. Белем дөньясы бик бай! “Ә кайда урнашкан соң ул?”, – дип сорасалар, “Әлеге дөньяның исеме – китап”, дисәгез, ялгышмассыз! Әмма хәзерге заманда китаптан кала, башка “дөньялар” да бар. Без технологияләр чорында яшибез, белемне китаптан гына түгел, ә зәңгәр экраннар аша төрле фәнни тапшырулар карап туплый алабыз. Мәсәлән, мондый тапшырулар рәтенә “ШАЯН ТВ” каналында бара торган “Тамчы-шоу” да керә! Анда Татарстан Республикасының төрле район мәктәпләреннән килгән укучылар ярыша, белемнәрен күрсәтә һәм бу бик тә куандыра. Димәк, балалар бер дә укымый, телефонда гына уйныйлар, дип әйтү дөрес түгел. 29 сентябрь көнне Норлат, Бөгелмә, Алабуга районнарыннан һәм Яр Чаллы, Әлмәт, Казан шәһәрләре мәктәпләреннән килгән укучылар “Тамчы-шоу” тапшыруында уку вакытында туплаган белемнәрен тикшерде.

Көн дәвамында сигез команда бер-берсе белән чиста һәм әдәби татар телендә ярышып, бу тапшыруны караучы нәни дусларыбызга үрнәк күрсәтте. Алар әле 8-9 сыйныфта укыса да, үзләренең белемле булуы белән, әле безнең татар фәнни җәмәгатьчелегендә киләчәктә Шиһабетдин Мәрҗәни, Хөсәин Фәизхан, Каюм Насыйри, Садри Максуди һ.б. кебек көчле галим, сәясәтчеләрнең дәвамчылары булачагын исбатлады. Тапшыру ахырында һәр укучыга КФУның Психология һәм мәгариф институтыннан дипломнар, истәлекле бүләкләр тапшырылды.  

Иң куанычлысы, КФУ, ТНВ, Шаян-ТВ оештыра торган “Тамчы-шоу” конкурсы нәни дусларыбызда татар теленә карата мәхәббәт, кызыксыну уята. Шушындый проектлар ярдәмендә, туган телебездә белем алу мөмкинлеге тудырылуы нинди күркәм күренеш!

Источник информации: Анвар Хузиахметов, Разиль Каримуллина