30 сентября 2019
From molecules to living systems исемле 44нче конгресс

44нче FEBS конгрессының Бионанотехнологияләр бүлегендә биология фәннәре кандидатлары Рожина Элвира һәм Чередниченко Юлия постерлы докладлары белән чыгыш ясадылар. Тәкъдим ителгән тезислар FEBS Open Bio журналының махсус санында урын алдылар. Журнал Web of Science мәгълүматлар базасына керә.

Ел саен уза торган конгресс Аурупаның биохимия җәмгыятьләре Федерациясе (FEBS) җитәкчелегендә оештырылды (ул Аурупаның молекуляр фәннәр өлкәсендәге иң зур оешмаларыннан санала). Төп фәнни программа биохимия, молекуляр һәм күзәнәк биологиясе, молекуляр физика һәм алар белән бәйле өлкәләргә караган 37 сессиядән гыйбарәт иде. Нобель бүләге ияләре Andrew Z. Fire (Стэнфорд, АКШ) һәм Venkatraman Ramakrishnan (Кембридж, Бөекбритания) пленар лекцияләрен тәкъдим иттеләр.