20 сентября 2019
Татар милли педагогикасы фәнни-белем бирү үзәге тәкъдим итә. Тәрбия эшчәнлегендә мәкальләр

Халыкның тормыш тәҗрибәсе, дөньяга карашы, тирән, акылы, әхлак нормалары бигрәк тә афористик иҗатында, шул исәптән мәкальләрдә тулы чагыла.

Мәкаль дип телдән-телгә күчеп йөрүче, халыкның зур тормыш тәҗрибәсен туплаган дидактик эчтәлекле, кыска һәм образлы сөйләмнәргә әйтәләр. Татар халык авыз иҗатында мәкальләр шактый зур урын алган, тормышта нык таралган һәм киң кулланыла торган жанр исәпләнә. Тәмамланган тирән фикернең, образлы һәм тапкыр итеп бирелүе мәкальләрне гаять үтемле жанрга әйләндергән, көндәлек сөйләм процессында киң кулланылудан тыш, алар язма әдәбият әсәрләре тукымасына да шактый үтеп кергәннәр.

Мәкальләр, гадәттә, тормышта очрый торган күренешләргә, вакыйгаларга карата кешеләрнең аңында туган фикер йомгагы, нәтиҗә буларак барлыкка киләләр. Мәкальләрнең идея-тематик эчтәлеге гаҗәеп дәрәҗәдә киң. Аларда халкыбыз тормышының бөтен төрле яклары диярлек чагылыш тапкан.

Матур һәм тирән мәгьнәле итеп әйтелгән мәкальне һәркем үз фикере кебек кабул итүе, яратып куллануы мәкаль һәм әйтемнәрнең тиз таралуына һәм халык күңелендә озак вакытлар сакла-нуына китерә.

Туу вакытлары ягыннан мәкальләрнең тарихы бик еракка барып тоташа. Кайбер мәкальләрдә мифологик элементлар яки карашларның чагылуы (җен, убыр, тәңре, шайтан, албасты, пәри һ.б.), коллар, ханнар, каннар, биләр һәм алар арасындагы мөнәсәбәтләрнең тасвирлануы шуны раслый.

“Байның карыны тук, колы белән эше юк”, “Крестьянның җаны - алланыкы, тәне - патшаныкы, аркасы - алпавытныкы, шуннан калган газаплар - бар да үзенеке”, “Байларга көн дә бәйрәм, көн дә туй, ярлылырга көн дә хәсрәт, көн дә уй”, “Елан койрыксыз, бай боерыксыз булмас”, “Барма бәйгә, үзе килер өйгә”, “Кайсы ыру көчле, ханны шул куя”, “Хан килә, хан артыннан кан килә”, “Хан күп булса, яу күп булыр” кебек мәкальләрнең сыйнфый жәмгыять тормышында иҗат ителүе күренә, аларда кешеләрнең кешене изүе һәм берәүләрнең икенчеләр хисабына көн күрүләре ачык чагыла.

Мәкальләрнең төп максаты - кешеләргә, бигрәк тә әхлак һәм әдәп тәрбиясе бирүгә багышланган. Татар халык мәкальләрендә яшь буынны тәрбияләү буенча үзенчәлекле милли яклар белән бергә бөтен кешелек өчен хас булган гомуми фикерләр дә чагыла.

Мәкальләрнең дә төп темасы - туган ил, туган җир. “Үз илең - алтын бишек”, “Иле юкның - көне юк”, “Чит илдә солтан булганчы, үз илеңдә олтан булл”, “Ир-егет үзе өчен туа, иле өчен үлә” h. б.лар.

Халык мәкальләрендә шулай ук хезмәт, акыл һәм һөнәрчелек темасыда киң урын алып тора. Халыкның хезмәткә, гыйлем алуга, һөнәр-кәсепкә өйрәнүгә омтылышын чагылдырган, уңганлыкны, тырышлыкны данлаган һәм ялкаулыкны, наданлыкны фаш иткән мәкальләр бик күп. Мәкальләрдә ялкау, булдыксыз, бушка шапырынучы кешеләр каты тәнкыйтькә дучар була.

Источник информации: Әнвәр Хуҗиәхмәтов, Рәмис Насыйбуллов, Илнар Яруллин