18 сентября 2019
Татар милли педагогикасы фәнни-белем бирү үзәге тәкъдим итә. Халык иҗатында җыр

Җырлар халыкның көндәлек тормышына якын тора, геройның рухи дөньясын, шәхси кичерешләрен чагылдыра. Тормыш-көнкүреш җырларының төп эчтәлеген табигать матурлыгына соклану, туган якны ярату, сагыну, ижтимагый тигезсезлеккә нәфрәт, гомернең кадерен белергә чакыру һ.б. лар тәшкил итә. Халыкның туган иленә, туган җиренә булган мәхәббәте җырларда күп төрле поэтик бизәкләр ярдәмендә бирелә.

Ә инде лирик җырларның зур өлешен мәхәббәт һәм хатын-кыз язмышы турындагы җырлар алып тора. Алар тирән кичерешле һәм образларның гаять камил булулары белән җыр классикасының мәңге югалмас үрнәкләрен тәшкил итәләр.

Сөю, мәхәббәт хисе һәркем өчен газиз, аңлаешлы, ул кеше күңеленнән, йөрәгеннән җыр булып ургылып чыга. Мәхәббәт җырларының төп эчтәлеге бер-берсен сөюче кыз һәм егетнең тойгы һәм хисләрен җиткерүдән гыйбарәт. Җырларның күп кенә өлеше ир-егетләр күңелендәге тойгыны тасвирлау белән бәйле. Әйтик, ир-егет сөйгән кызының сылу гәүдәсен, аның матурлыгын образлы сүзләр, чагыштырулар ярдәмендә күз алдына китереп бастырырга омтыла. Күп кенә җырларда гадәти образлар һәм эпитетлар ярдәмендә егет йөрәгенә ут кабызган кыз идеаллаштырыла: сөйгән ярның кашы кара, буе зифа, бер бите ай, бер бите кояш, аның кыйгач кашы хәтта айны көнләштерә. Шул ук вакытта кызның сафлыгын тасвирлауга да зур урын бирелә, аның әдәпле һәм тыйнак булуына басым ясала.

Халык иҗаты өчен күңел төшенкелеге бөтенләй ят нәрсә. Татар халкының шаян җырлары, уен җырлары моңа ачык мисал.

Источник информации: Әнвәр Хуҗиәхмәтов, Рәмис Насыйбуллов, Илнар Яруллин