11 сентября 2019
Хөрмәтле студентларыбыз – Педогогик юнәлешнең "Билингваль мохиттә башлангыч һәм мәктәпкәчә белем бирү" белгечлегенә укырга кергән читтән торып укучы беренче курс студентларыбыз!

Сезне ихлас күңелдән Казан федераль университетының Г.Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе студенты булуыгыз белән тәбрик итәбез!

Сезне барыгызны да 14 сентябрь көнне иртәнге 10.00 да Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында көтеп калабыз. Җыелышта  студент билетлары да тапшырылачак.  

Җыелыш 105 аудиториядә булачак. (Татарстан ур., 2 йорт).

Планируемая дата события: 14.09.2019