03 сентября 2019
Young Researchers in Life Sciences конференциясе

4 нче июньнән алып 6 нчы июньгә кадәр “Imagine Institute”та ел саен оештырылучы Young Researchers in Life Sciences конференциясе булып узды. 200 дән артык катнашучы үзара тикшеренү нәтиҗәләре, тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Лабораториябезнең биология фәннәре кандидатлары, Элвира Рожина  (табигый нанобалчык ярдәмендә җәрафин (графен) оксидының агулылыгын киметүгә), Светлана Коннова (диңгез бактерияләренең A. borkumensis һәлосайт нанокөпшәләре ярдәмендә үзгәртүгә), гыйльми хезмәткәре Рамил Фахруллин  (магнит наноматдәләрне караңгы кыр микроскобы ярдәмендә сурәтләүгә), кече гыйльми хезмәткәре Ләйсән Нигәмәтҗанова  (Сaenorhabditis elegans суалчаннарының карамайны таркатучы Alcanivorax borkumensis бактерияләре белән “хуҗа-микрофлора” системасындагы) мөнәсәбәтләренә багышланган эшләрен тәкъдим иттеләр.

Үз эченә бик күп өлкәләрне алган эшләр белән танышу нәтиҗәсендә катнашучыларга белемнәрен һәм хезмәттәшлек мөмкинлекләрен арттырырга форсат туды.