28 июня 2019
Иң яхшы фәнни эш бәйгесе

30 нчы май көнне КФУның Геология һәм нефть-газ технологияләре институтында ел саен уздырылып килүче иң яхшы фәнни эш бәйгесенең бүләкләү тантанасы булды. Шәйхелова Сәрбиназ бәйгенең табигый фәннәр юнәлешендә өченче урынга лаек дип табылды. Ул бәйге кысаларында “Нефтьне таркатучы Аlcanivorax borkumensis бактерияләре һәм Тurbatrix aceti суалчаннарының “хуҗа-микрофлора” системасындагы кооперациясе” исеме астындагы эшен тәкъдим итте. Ишмөхәммәтов Илнур “Нанодисперслы силикат һәм күмер матдәләренең in vitro шартларында агулылыгын билгеләү” эше белән “Нанотехнологияләр өлкәсендә актуаль тикшеренүләр” номинациясендә җиңү яулады.

Быелгы бәйгегә төрледән-төрле өлкәләргә (табигый фәннәр, иҗтимагый, һуманитар, инженер һәм техник юнәлешләргә) караучы 500гә якын фәнни эш кабул ителгән. Бәйгенең соңгы этабына 50 эш узып, шуларның 31е призер һәм номинант исемнәренә лаек булды.

Бәйге һәм бүләкләү тантанасы турында тулырак:

https://kpfu.ru/science/nauchno-issledovatelskaya-rabota-studentov-nirs/konkurs-na-luchshuju-nauchnuju-rabotu-studentov

https://media.kpfu.ru/news/nagradili-pobediteley-konkursa-na-luchshuyu-nauchnuyu-rabotu-studentov-kfu