21 июня 2019
Быел басылып чыккан 7нче мәкалә

Мәкалә: Caenorhabditis elegans суалчанының био-наноагулыкны өйрәнүдә алдынгы өлге булуы

Мәкаләдә ирекле тереклек итүче нематода Caenorhabditis elegans анатомиясенә гомуми тасвирлама бирелә, шулай ук әлеге умырткасызларны наноматериалларның агулылык анализы инженериясендә һәм биомедицина өлкәсендә зур әһәмияткә ия өлге итүче үзенчәлекләр ассызыклана. C. elegans геномының кеше геномы белән охшашлыгы тикшеренү нәтиҗәләрен югары эукариотлар өчен дә кулланырга мөмкинлек бирә. Мәкаләдә химик кушылмаларның, җирдә сирәк очрый торган элементлар, нанокисәкчекләр һәм башка матдәләрнең агулылыгын бәяләү вакытында C. elegans суалчаннарын куллану буенча соңгы елларда башкарылган эшләр китерелгән.

Авторлар: Шәйхелова Сәрбиназ, Фахруллина Гөлнур, Нигәмәтҗанова Ләйсән, Фахруллин Равил 

Фәнни Татарстан” журналы турында:

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе, татар гуманитар фәннәре өлкәсендә алып барыла торган фәнни-тикшеренү эшләренең нәтиҗәләре хакында татар җәмәгатьчелегенә мәгълүмат җиткерү максатыннан, татар телендә “Фәнни Татарстан” журналы чыгаруны гамәлгә кертелде.

“Фәнни Татарстан” журналының максаты – Татарстан Республикасындагы һәм аннан читтәге фәнни-тикшеренү эшләренең нәҗиҗәләре турында мәгълүмати даирәне киңәйтү, татар телендә эшләүче галимнәрнең, аспирантларның иҗади һәм гыйльми активлыгын арттыру, татар теленең фән теле буларак гамәлдә булуын көчәйтү.