17 июня 2019
Татар милли педагогикасы фәнни-белем бирү үзәге тәкъдим итә. Халык педагогикасында үзенчәлекләр

Укучыларга мифик образларның килеп чыгу тарихы кыскача гына сөйләнә. Укучылар әкиятләрне укыйлар, эчтәлеген сөйлиләр һәм геройларның күп кенә характер үзенчәлекләренең бүгенге тормыш таләпләренә тулы җавап бирүен күреп гаҗәпкә калалар. Бу әкиятләр өлкән буынга хөрмәт, кечкенәләргә ярдәм, кешелеклелек, мәрхәмәтлелек, ата- аналарга кайгыртучан мөнәсәбәт, үз-үзеңне аямау, патриотизм кебек сыйфатлар тәрбияләүгә зур ярдәм итә.

«Татар халык авыз иҗатында риваятьләр һәм легендалар» дигән теманы өйрәнгәндә, дәрестә риваятьләрнең борынгы бабаларыбызның тормышын чагылдырган фаҗигале хикәя буларак, телдән-телгә күчеп, безнең көннәргә кадәр килеп җиткән әсәрләр булуына зур урын бирелә. Алар арасында — Идел буе Болгар дәүләтен монголларның басып алуы турында «Биләрне яндыру», «Унике кыз» риваятьләре шундыйлардан. Бу әсәрләр борынгы бабаларыбызга, дәү-ләтебезгә хөрмәт хисе тәрбиялиләр.

«Татар халык мәкальләре» темасы укучыларда зур кызыксыну уята. Дәрес башында укытучы татар халык мә-кальләренә, канатлы гыйбарә, әйтемнәренә билгеләмә бирә. Аларда милли тарих, көнкүреш, әдәп, халыкның характер үзенчәлекләре һәм әхлак нормалары чагыла. Мәкальләрдә, халык гыйбарәләрендә, афоризмнарда кешелекнең күпкыр-лы мөнәсәбәтләре гәүдәләндерелә. Бик борынгы заманнар-дан безгә халыкның шатлык һәм борчу, ышану һәм ышанмау, намус һәм ялган, кешелеклелек, кайгыртучанлыкһәм эгоизм турындагы мәкальләре килеп җиткән. Шунлыктан өйрәнү өчен без темага туры килгән мәкальләрне генә сай-лап алдык.

Мәкальләрне өйрәнү барышында укучыларның игътибарын аларның поэтик формасына юнәлтәбез: алар кыска, зирәк, үткен акыллы. Мәкальләр безнең әдәби телебезне бизи, аны сәнгатьле, колакка ятышлы итә. Татар халкы әдәп-әхлакны искиткеч тирән итеп чагылдырган, бай эчтәлекле мәкальләр тудырган. Кыска ике юллыклар дуслык хисе, намус, тыйнаклылык, өлкәннәргә хөрмәт һәм кеше характерының бүтән күркәм сыйфатлары белән сугарылган. Яшүсмерләрдә мәкаль-әйтемнәр кулланып сөйләшү, ә алга таба анда әйтелгән фикер үрнәгенә иярү теләге туа.

Халык педагогикасы афоризмнарының характерына кагылып, һәр мәкаль, әйтемнең зур күләмле информациягә ия икәнлеген ассызыклап үтәргә кирәк. Аларда фикер гаять тыгыз бирелә ки, ихтималлылык һәм формаль логиканы кулланып, аларны күп вариантларда аңлатырга мөмкин.

Дәрестә укучыларның игътибары кешелеклелек, мәрхәмәтлелек, дуслык, үзара ярдәм итү турындагы мәкальләргә юнәлтелә. Мәсәлән: «Кешенең иң зур дәүләте — чын дус”, «Кеше булу кыен түгел, кешелекле булу кыен»,  «Кеше холкын күзәт, үзеңнекен төзәт», «Кешенең хөрмәтле- леге үз кулында», «Күркәм холык — гомернең чәчәге», «Яхшы ният — ярты дәүләт»  «Әдәплене адәм иткән — әдәп», «Җаның олы булса — һәр эшең олы булыр»,  «Изгелек иткән — юлда калмас», «Мен яхшылыкны бер яманлык каплый», «Яхшы булсаң, якын күп», «Яхшы кешенең эче дә, тышы да бердәй була», «Яхшылык күрәсең килсә – яхшылык ит.

Укучылар, бу мәкаль, әйтемнәрне укып, тирә-юньдәге кешеләр тормышы белән бәйләп, хикәя-миниатюралар язалар, рәсемнәр ясыйлар. Күпсанлы мәкальләрдә кешелеклелек, кайгыртучанлыкны мәрхәмәтлелектән башка күз алдына китерү мөмкин түгел дигән нәтиҗәгә киләләр. Кешеләр игелек эшләргә тиеш. Балалар үзләре үк мәкальләр аша кешелеклелеккә ышанычның буыннан буынга тапшырылуына инаналар.

Әти-әниләр, туганнар һәм якыннардан игелеклелек, мәрхәмәтлелек, кайгыртучанлык турында мәкаль, әйтемнәр сорап язарга яисә үзләренә уйлап чыгарырга кушкан бирем укучыларның кайгыртучанлык дәрәҗәсен үстерә. Алар үз эшләрен мәкальдәге фикерләр белән чагыштыра башлыйлар, тирә-юньдәге кешеләргә игътибарлырак булырга тырышалар.

Татар халык авыз иҗатында лиро-эпик жанр — бәет һәм мөнәҗәтләр — мөһим урын алып тора. Эчтәлеге буенча мө¬нәҗәтләр күбрәк бәетләргә охшый, тик бәетләрдә күбрәк тарихи хәлләр, шәхесләр турында сөйләнелә, ә мөнәҗәтләр күбрәк эчке кичереш, сагыш, үкенүне бирүче социаль-көнкүреш характерында һәм аларда трагик мотивлар күбрәк була. Балалар, күп экспедицияләрдә катнашып, бу жанрга караган дистәләгән әсәр җыйдылар. Ал арның кайберләре аудио, видео кассетага яздырып алынды.

Источник информации: Әнвәр Хуҗиәхмәтов, Рәмис Насыйбуллов, Илнар Яруллин