17 июня 2019
3 нче Халыкара Smart Bio конференциясе

Безнең лаборатория хезмәткәрләре Әхәтова Фәридә белән Шәйхелова Сәрбиназ биомедицина фәннәре һәм экологиягә багышланган 3 нче Халыкара Smart Bio конференциясендә катнаштылар.

Конференция барышында Әхәтова Фәридәнең “Morphological characteristics of nematode’s epicuticles” исеме астындагы эше иң яхшы постер доклады дәрәҗәсенә ия булды. Шәйхелова Сәрбиназ исә карамайны таркатучы Alcanivorax borkumensis бактерияләре белән ирекле тереклек итүче Turbatrix aceti суалчаннарның мөнәсәбәтләренә багышланган эше белән чыгыш ясады.

Конференция Бөек Витовт университеты базасында уздырылды, катнашучыларның эшләре бик күп төрле өлкәләргә – генетика, биотехнология, биохимия, зоология, микробиология, экология, биофизика һ.б. багышланган иде.