30 мая 2019
"Биосистемы: организация, поведение, управление" конференциясе

Түбән Новгород шәһәренең Лобачевский исемендәге Милли-тикшеренү университеты базасында «Биосистемы: организация, поведение, управление» исемендәге конференция булып узды.

Лабораториябез хезмәткәре Ишмөхәммәтов Илнур “Нанотөзелешле элпәләр кытыршылыгының чагыштырмача анализы”на багышланган постер доклады белән чыгыш ясады.

Конференция эше турында тулырак белү өчен, түбәндәге сылтама аша узарга мөмкин: http://www.youngbio-conf.unn.ru.