22 мая 2019
Фән һәм мәдәният: яңа караш

21 майда Сабаның “Сәләтле балалар өчен аерым фәннәрне тирәнтен үзләштерү мәктәп-интернат”ында  “Фән һәм мәдәният: яңа караш” дип аталган VI Халыкара фәнни-гамәли конференция уздырылды. 

Конференция эшендә Габдулла Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбенең татар теле белеме кафедрасы профессоры Ф.Нуриева һәм татар әдәбияты кафедрасы доценты Л.Ф.Җамалиевалар да катнашты. Алар мәктәп укучыларының татар теле һәм әдәбияты секцияләренә тәкъдим ителгән чыгышларын тыңлап бәяләделәр. Конференциядән соң, жюри әгъзалары һәм конференция кунаклары өчен Саба районының горурлыгы булган Сатыш авылы-мәдрәсә музеена бик кызыклы экскурсия оештырылды.

Мәгълүмат чыганагы: татар әдәбияты кафедрасы доценты Л.Ф.Җамалиева