14 мая 2019
Зәйдә фәнни-әдәби дөньяда танылган юбиляр, профессор Хатыйп Миңнегуловны хөрмәтләделәр

Бүген "Энергетик» мәдәният сараенда район җитәкчелеге һәм киң җәмәгатьчелек, шулай ук республика башкаласы кунаклары катнашында якташыбыз Хатыйп Йосыф улы Миңнегулов тууына 80 ел тулуга багышланган кичә узды. Хатыйп Миңнегуловны юбилее белән район башлыгы Разиф Кәримов, Татарстанның халык язучысы Рабит Батулла, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге рәисе, драматург Данил Салихов, филология фәннәре докторы, әдәби тәнкыйтьче һәм әдәбият галиме Фоат Галимуллин, композитор Геннадий Максимов, филология фәннәре кандидаты, "Мәйдан" журналының җаваплы мөхәррире Факил Сафин котлады. Истәлекле чарада катнашучылар профессорның күпьеллык, күпкырлы эшчәнлеген югары бәяләделәр, аңа нык сәламәтлек һәм киләчәктә иҗади уңышлар теләделәр. Шулай ук туганнары, якыннары, якташлары юбилярга үзләренең җылы сүзләрен җиткерделәр. Хатыйп Йосыф улы Миңнегулов – күренекле әдәбият белгече, тюрколог, педагог, җәмәгать эшлеклесе, филология фәннәре докторы, "Казан университетының атказанган профессоры", Татарстан Республикасы Дәүләт академиясе академигы, "Фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт премиясе лауреаты", Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясенең атказанган фән эшлеклесе, Габдулла Тукай исемендәге премияләр лауреаты, Кол Гали, Гаяз Исхакый, Җәмал Вәлиди, Суббух Рафыйков, Һади Атласи, Шиһабетдин Мәрҗәни, шулай ук башка исемнәр һәм бүләкләр иясе. Хатыйп Миңнегулов татар халкының рухи мәдәниятен өйрәнүгә зур өлеш кертте. 12 май көнне рус, татар, инглиз, төрек, казах һәм башка телләрдә 1500 дән артык басма, 60 китап (монографияләр, дәреслекләр) авторына 80 яшь тулды. Шуларның 55е КФУның татар әдәбияты кафедрасында кулланыла.

http://zainsk.tatarstan.ru/tat/index.htm/news/1470565.htm

Фото http://zainsk.tatarstan.ru/rus/photoreports.htm/photoreport/5201227.htm