14 мая 2019
Татар милли педагогикасы фәнни-белем бирү үзәге тәкъдим итә. Традицион этник культуралар

Бу төшенчә - милли үзаң белән тыгыз бәйләнгән. Милли мәсьәләләрне өйрәнүгә зур өлеш керткән галимнәребезнең берсе академик Я.Г. Абдуллин бу күренеш турында: “Миллият тойгысы милли үзаңнан тирәнрәк ята, бәндәләрнең эчке кичерешләреннән кайнап чыга hәм милли үзаңның формалашуында дa мөhим роль уйный”, - дип яза.

Миллият тойгысының асылы, аның үзенчәлекләренә күренекле тарихчы hәм галим Садри Максудиның “Миллият тойгысының иҗтимагый нигезләре” дигән хезмәтендә тирән аңлатма бирелгән. Галим фикеренчә, бу тойгы милләтләрнең милләт буларак яшәешен тәэмин итүдә, аны башка милләтләр арасында эреп юкка чыгудан саклауда хәлиткеч роль уиный.

Аның чыганагы ыруг-кабилә вә кавемнәрнең ерак үткәненә барып тоташа. Кеше тумыштан ук үзен тудырган төркем-кабилә, кавем яки милләт рухына бәйләнгән була. Бу төркем эчендә урнашкан теләктәшлек hәм бердәмлек мөнәсәбәте (атмосферасы) аның иҗтимагый омтылыш hәм hәвәслеге ачылуга мөмкинлек, бер-береңә ышаныч hәм тынычлыкны саклый алырдай бер мохит тудыра. Шушы нигездә миллият тойгысы барлыкка килә дә. Бу тойгыны мөгаллифләр шәхесләрнең (индивидларның) үзләренә хас тойгылары дәрәҗәсендә туган бердәм бәйлелек хисе, милләтләрнең үткәненә, киләчәгенә, теленә, мәдәният өлкәсенә hәм туфрагына карата туган карашларның тирәнәюе, нәселдән күчүе белән бәйләнгән рухи бер халәт дип аңлаталар.

Милли горурлык хисе - югары дәрәҗәдә милли үзаң формалашу күрсәткече. Аның барлыкка килүенә миллият тойгысы hәм үзеңне милләт вәкиле итеп тою зур йогынты ясый. Бу хиснең формалашуында үз милләтеңнең уңай якларын, тарихындагы әhәмиятле вакыйгаларны, әдәбият, сәнгать, сәнәгать hәм башка өлкәләрдәге уңышларны белү зур роль уйный. Шулар арасында үз милләтеңнең күренекле шәхесләре турында гыйлемнәр җыелмасына ия булу гаять зур әhәмияткә ия.

Татар халкында милләт горурлыгы була алырлык шә-хесләре аз булмаган. Шул шәхесләр йогынтысында безнең халык таркалмыйча озак еллар милләт булып яшәвен дәвам иткән, дистәдән артык үз дәүләтләрен булдырган, күпчелек очракта (1552 елга кадәр) аларны саклый алган, үз халкының рухи, мәдәни, матди яктан югары дәрәҗәле тормыш-көнкүрешен тудырган.

Алга таба татар милләтенең яшәеш тарихында якты эз калдырган шәхесләренең биографиясенә тукталабыз. Һәм дә аларны бәян итеп алар мисалында югарыда татарлар өчен хас булган үҗәтлек, тырышлык, хезмәт сөючәнлек, чырышлык, сабырлык, акыллылык, тапкырлык, кыюлык, горурлык, зирәклек, үзенә ышанучанлык, хәйләкәрлек, кинәт кабынучанлык, тиз суынучанлык, йөгерек акыллы-лык, гайрәтлелек, эшлеклелек, үз-үзен яратучанлык, фикер сөрешендә катгыйлык, тиз үпкәләүчәнлек, тиз гафу итүчәнлек, пөхтәлек, самимилек, хакыйкатькә hәм гаделлеккә омтылучанлык, тәвәккәллелек сыйфатларының чагылышын күзәтербез.

Источник информации: Әнвәр Хуҗиәхмәтов, Рәмис Насыйбуллов, Илнар Яруллин