08 апреля 2019
Тукай укулары

2019 елның 6 апрелендә Мәскәүнең Каюм Насыйри үзәгендә татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның туган көненә багышланган “Тукай укулары” дип аталган әдәби чара булды. Үзәк методисты Саитова Л.Ф. курска йөреп укучыларны шагыйрьнең иҗади биографиясе белән таныштырды. Икенче өлештә Максим Горький исемендәге Әдәбият институтының 3 курс студенты Хәсәнов Артур “Габдулла Тукай иҗатына татар халык мифологиясенең йогынтысы” дип аталган лекциясе белән чыгыш ясады.

Әдәби чарага курс укучылары да бик яхшы әзерләнеп килгәннәр иде. Алар Г.Тукай шигырьләрен яттан сөйләделәр. Кичә, гадәттәгечә, татар халкының гимнына әверелгән “Туган тел” җыры белән тәмамланды. Бу чарадан барысы да бик канәгать калдылар һәм бөек шагыйрьнең иҗатын тирәнрәк өйрәнергә теләкләрен белдерделәр.

 

 

Источник информации: Саитова Л.Ф