Россиядә Театр елы иглан ителү уңаеннан һәм ТАССРның 100 еллыгы кысаларында бик күп чаралар оештырыла. Шуларның берсе – 24 апрельдә КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты «Татмедиа» АҖ филиалы «Сәхнә» һәм «Салават күпере» журналлары белән берлектә уздырган «Кәрия-Зәкәрия» дип аталган конкурс.
Конкурсның йомгаклау этабында Г.Тукай исемендәге Арча педагогика көллияте, М.Җәлил исемендәге Минзәлә педагогика көллияте, Казан педагогика көллияте, Казан театр училищесы, КФУ ның Алабуга институты, КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының «Бәйрәм» һәм «Әллүки» коллективлары чакырылды. Студентлар халык уеннарына нигезләнгән сценарийлар язып, аларны сәхнәдән тамашачыга тәкъдим иттеләр.
Конкурс быел беренче мәртәбә оештырылды. Аның максаты – татар халык уеннарын барлау, саклау һәм торгызу. Конкурсның мәртәбәле кунагы– Татарстан Дәүләт Советы депутаты Анастасия Исаева бәйгедә катнашучы студентларның чыгышын югары бәяләп, аларны халык мирасын киләчәк буынга тапшыручылар дип белдерде.
Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Г.Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе деканы Р.Х.Мирзаһитов һәм «Татмедиа» АҖ филиалы директоры «Сәхнә» һәм «Салават күпере» журналларының баш мөхәррире З.Хөснияр конкурста катнашкан урта һәм югары уку йортлары коллективларында яшь буынны милли традицияләр нигезендә тәрбияләү буенча зур эш алып барылганын билгеләп үтте.
Киләчәктә «Кәрия-Зәкәрия» конкурсында мәктәп укучыларының да катнашуы планлаштырыла.
Мәгълүмат чыганагы: татар әдәбияты кафедрасы доценты Л.Ф.Җамалиева, фотограф Салават Камалетдинов
Фтолар Татар-информ сайтыннан алынды https://tatar-inform.tatar