25 апреля 2019
КФУ галимнәре Гиссен университетында узган Халыкара фәнни конференциядә катнашты

2019 елның 15-16 апрелендә  Юстус Либих исемендәге  Гиссен университетының славистика институтында «Каршылыклы ситуацияләрдә телләр» Халыкара фәнни конференциясе узды. Анда Россиянең Мәскәү, Санкт-Петербург, Казан шәһәрләреннән, Украинаның төрле төбәкләреннән, Белоруссия, Англия һәм Германиянең күп кенә шәһәрләреннән галимнәр катнашты. Конференция үзенчәлеге шунда: анда катнашучылар Фольксваген өчьяклы проектына йомгак ясадылар. Конференциянең эш телләре инглиз, рус һәм украин телләре булды. 30 минут дәвамлылыгындагы докладлар тел ситуацияләрен бәяләү, телләр сәясәте дискурсы, билингвларның сөйләм үзенчәлекләре, мәгариф системасында би- һәм мультилингвизм, тел конфликты һәм массакүләм мәгълүмат чаралары, каршылыкларны тикшерүләрнең лингвистик аспекты кебек мәсьәләләрне анализлауга багышланган иде. Конференциядә Казан федераль университетыннан биш галим катнашты. 15 нче апрельдә иртәнге утырышта чарада катнашучыларны Volkswagen фонды проекты фәнни хезмәткәре Даниэль Мюллер һәм Славистика институты профессоры Моника Вингендер сәламләде. КФУ ның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты галимнәре тарафыннан ике доклад тәкъдим ителде. Татар теле белеме кафедрасы мөдире филология фәннәре докторы Г.Р.Галиуллина « Көндәлек дискурста билингвның сөйләм үзенчәлекләре» дигән доклад белән чыгыш ясады. Докладта көндәлек аралашуда татар-рус билингваль шәхесенең сөйләм үзенчәлекләре каралды. Татар теле белеме кафедрасы доценты Э.Х.Кадыйрова чыгышында Татарстан Республикасында татар һәм рус телләре кулланылышының 2018-2019 еллар аралыгындагы басма массакүләм мәгълүмат чараларында чагылышы турында күзәтү тәкъдим ителде.

Источник информации: Татар теле белеме кафедрасы мөдире Г.Р.Галиуллина, кафедра доценты Э.Х.Кадыйрова