19 апреля 2019
XXVI Халыкара фәнни "Ломоносов" конференциясе

Лабораториябез хезмәткәрләре Камалиева Руфинә белән Шәйхелова Сәрбиназ конференция барышында фәнни эшләрен тәкъдим иттеләр. Руфинә Камалиеваның эше һәлосайт нанокөпшәләренең  кеше күзәнәкләренә карата агулылыгын билгеләүгә багышланган булса, Сәрбиназ Шәйхелова карамайны таркатучы Alcanivorax borkumensis бактерияләренең ирекле тереклек итүче Turbatrix aceti суалчаннарына ясаган тәэсире турында иде.