15 апреля 2019
"Безнең халкыбызның аналары, хатыннары зирәклек вә һиммәт тугрысында башкалардан ким түгел"

Мәгълүм булганча, ХХ йөз башында гомерләрен мөгаллимлек хезмәтенә, мәктәпләр ачуга, гыйлем-мәгърифәт таратуга багышлаган сәләтле укытучы хатын-кызлар татар мәгарифе тарихында яңа юл сызалар.  11-12 апрель көннәрендә Казан шәһәренең 4 номерлы кызлар гимназиясендә “Мәгърифәт йолдызлыгы”  дип исемләнгән фәнни-гамәли конференциядә исемнәре тарих битләренә, күңел төпкеленә уелып язылырга тиешле М.Буби, Ф.Аитова, С.Шакулова һ.б.  хакында гаҗәеп бай эчтәлекле чыгышлар булды. Конференция эшендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе, язучы, шагыйрь Разил Исмәгыйль улы Вәлиев, Бөтендөнья Татар Конгрессы вәкилләре,  Г.Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф Югары мәктәбенең декан урынбасары А.Ф.Юсупов катнаштылар. Конференция 4 гимназиядә безнең Югары мәктәп мөгаллимнәре Г.Ф.Җамалетдинова, Р.С.Нурмөхәммәтова, Л.Л.Салехова, Г.Р.Гайнуллина катнашында оештырылды.

Укучы кызларның, аларның укытучыларының чыгышлары ХХ йөз башы татар мәгарифе хакында иде. Секция утырышларында мәдрәсәләр тарихы, аларда уку-укыту системасы, кызлар гимназияләрен ачкан мөгаллимәләр, милли мәгарифкә гомерләрен багышлаган шәхесләр эшчәнлеге турында сүз барды. Татар хатын-кызларыннан беренче математик, Сорбоннаны төгәлләп, татарча укыткан, ана телендә хезмәтләр язган  Сара Шакулова, үз фатирының бер бүлмәсенә кыз балалар җыеп укыта башлап, соңрак байлардан бурычка акча җыеп, үзе мәдрәсә салдырган Ләбибә Хөсәения, бирнә акчасына Казанда беренче кызлар гимназиясен ачкан Фатыйха Аитова,  алдан  хатын- кызлар мәдрәсәсе, аннары мөгаллимәләр семинариясен ачуга ирешкән Мөхлисә Буби язмышларын рухланып та, горурланып та, ачынып та сөйләгән укучы кыз балаларның күпчелегенең киләчәктә мөгаллимә булырга җыенуы гаҗәп түгел. Бүгенге хәйриячеләр хакында да чыгышлар булды. Конференция эшендә катнашкан кызлар ХХ йөз башы татар мәгърифәт учаклары белән ХХI йөз башы татар гимназияләрен чагыштырып сөйләделәр, мөгаллимәләрнең гимназияләрдә татар телендә укытуга әһәмият бирүләрен ассызыкладылар. “Төп бурычларыбызның берсе  – тел саклау. Бу көн безнең юлга салынган вә дөньяның йомышларын гына түгел, хәтта дин вә гыйлем тугрысындагы йомышларыбызны үтәрлек үз арабызда куллана торган телебез бар. Сөйләшәсе килгән кеше аптырап торырлык түгел. Эш шулай була торып шәһәр-авылларда кирәгеннән артык, хәтта  бөтенләй кирәкми вә килешми торган урыннарда рус сүзе истигъмаль  ителенә (кулланыла) башлаганлыгы күренәдер”, – дип яза ХХ гасыр башында М.Буби. Конференция эшендә укучы кызлар милләтебезгә хезмәт иткән мәгърифәт учакларын ачкан мөгаллимәләр эшен дәвам итәргә теләкләрен ачык белдерделәр.

Агымдагы елның 6 апреленда  КФУ  мөгаллимнәре М.М.Мәхмүтова, Г.Р.Гайнуллина катнашында Әгерҗе районы Иҗ-Бубый авылында үткән конференция дә “Русиядә иң элек ислах кылынган вә иң элек мөгаллимәләр чыгара башлаган Бубый кызлар мәктәбе” ачкан, ислам тарихында бүгенге көнгә кадәр бердәнбер булып саналучы казыя Мөхлисә Бубиның 150 еллык юбилеена багышланган гаҗәеп тирән эчтлекле чара булды. Конференция эшендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Исмәгыйль улы Вәлиев, Бөтендөнья Татар Конгрессыннан Шәмсия Җиһангирова, Г.Камал исемендәге Татар Дәүләт Академия театры артистлары Д.Нурлы, И.Хәйруллин, Э.Талипов, танылган җырчы Ф.Каһиров, Казан шәһәренең 4 номерлы кызлар гимназиясе директоры Т.Гыйззәтуллин, гимназия укучысы җырчы С.Мөхәммәтҗанова һ.б. катнаштылар.

“Дөньяда булган һәр төрле кавемнәрнең телләрен саклаучылар шул кавемнәрнең аналары вә хатыннары булган хәлдә, безнең халкыбызның телләрен саклаучылар да үзләренең аналары вә хатыннары булырга тиешле. Безнең халкыбызның аналары, хатыннары зирәклек вә һиммәт (тырышлык) тугрысында башкалардан ким түгел”, – дип яза М.Буби.  ХХ йөз башында хатын-кызлар тарафыннан ачылган, милләткә хезмәт иткән мәгърифәт учаклары тарихына багышланган гыйльми конференцияләрдә , аларны оештыруда институтыбызның Г.Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф Югары мәктәбе мөгаллимнәре катнашу урта мәктәп белән югары мәктәп арасындагы бәйләнешләрне ныгытуга, сәләтле, тирән белемле,  омтылышлы мөгаллимнәр әзерләүгә  дә хезмәт итә.

Источник информации: Г.Р.Гайнуллина