15 апреля 2019
Гадилектә – изгелек

12 апрель көнне Казан федераль университеты Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары уку мәктәбенең 10.2-602 төркем студентлары Ямашев проспектында урнашкан “Махсуслаштырылган республика балалар йорты”нда булды.

Әлеге төркемдә укучы студентлар югары уку мәктәбенең тәрбия һәм иҗтимагый эшләр буенча декан урынбасары Хөснетдинов Дамир Хәйдәр улы тәкъдиме белән балалар йортына булышырга барды.

Студентлар төркемнәрдән җыелган хәйрия акчасына буяу-пумалалар сатып алып, балалар йортының рәшәткәләрен буяды, бакчаны кипкән яфрак, чүп-чардан арындырды, калган сумма исә балаларның кирәк-ярагына калдырылды. Төркем старостасы әйтүенчә, студентлар изге эштә үз теләкләре белән катнашкан.

Студентлар эшләренең нәтиҗәсеннән генә түгел, процессның үзеннән дә бик канәгать булып калган. “Күмәк хезмәт һәрчак берләштерә, кәефне күтәрә, үзеңне җәмгыятькә файдалы итеп тоярга мөмкинлек бирә”, - дип, хис-кичерешләре белән уртаклашты алар.

Балалар йорты хезмәткәрләре дә, институтыбыз җитәкчелеге дә студентларга рәхмәтләрен җиткерде, елдан-елга күчеп килгән әлеге традиция алга таба да дәвам итсен иде дигән теләктә калды.

Источник информации: Зилә Мөбәрәкшина, 3 курс