“Туган телем үзем өчен, башка тел көнем өчен”
Татар халык мәкале
Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының милли мәгариф һәм сәнгать югары мәктәбендә казах әдәбияты, мәдәнияты һәм фольклоры белән таныштыру дәресләре булып узды. Төрки кардәшләребезнең рухи байлыгы турында кызыклы дәресләрне Казахстан республикасы Павлодор шәһәренең С.Торайгырова исемендәге Павлодор дәүләт университетының педагогия фәннәре магистры, филология фәннәре буенча 1 курс докторанты Ибраева Айгерим Тарбин кызы үткәрде.
Казахлар һәм татарлар элек-электән бердәм, көчле дәүләтләр булып яшәгәннәр. Дөрес, тарих битләрендә ханлыклар арасында канкойгыч сугышлар булуны да әйтми мөмкин түгел. Ләкин бу факторлар әлеге төрки милләтләрнең уртак фольклор үзенчәлекләре, мәдәнияте һәм әдәбияты барлыкка килүгә көчле этәргеч ясый. Моның шулай икәнен Айгерим Тарбин кызы үзенең лекциясендә дәлилләде.
Казахлар милли гореф-гадәтләрне, үзләренә генә хас үзенчәлекләрне бүгенгесе көннәргә кадәр саклап калып, көндәлек тормышта кулланалар икән. Мисал өчен, адәм баласы дөньяга аваз салган беренче көннән алып соңгы сулышына кадәр әби-бабалардан сакланып килгән ышанулар, гадәтләр буенча туа, яши һәм вафат була. Күпчелек гореф-гадәтләр татар милләтенеке белән аваздаш. Шулай да, казах милләтенә генә хас ышанулар да бар. Мәсәлән, балага 1 яшь тулгач та, аның киләчәк тормышка кем булачагын билгели торган бәйрәм үткәрелә. Ата белән ана баланың аягын ак, яшел һәм кызыл тасмалардан үрелгән бау белән бәйләп, баланы җитәкләп сайлау юлына алып баралар. Баланың каршысында өч төрле предмет куела: думбыра, китап һәм акча. Шушы әйберләрнең берсен сайлап алу баланың үзенә бирелә. Казахларның ышанулары буенча, әгәр дә бала думбыраны сайлый икән, димәк, киләчәктә сәнгать өлкәсендә эшләүче кеше булачак. Әгәр дә китапны сайлый икән, фән өлкәсендә эшләүче хезмәткәр булачак. Әгәр дә бала акчаны сайлый икән, киләчәктә күп акчалы, санау эшләре белән шөгыльләнүче һөнәр иясе булачак дип ышанганнар.
Әлбәттә, казахларның борынгы ата-бабалары күчмә тормыш алып барганнар, казах далаларында көн күргәннәр. Көндәлек тормышлары сугыш, яулар, көтүчелек белән генә шөгыльләнеп үтмәгән. Аларның үзләренә генә хас уеннары, җырлары, биюләре һәм бәйрәмнәре бүгенге көннәргә кадәр сакланып килгән. Алар берсеннән берсе үзенчәлекле. Мисал өчен, “Аксөяк” уены. Биредә бер кеше сөякне еракка ата, башкалар аның артыннан чабалар. Кем беренче булып сөякне таба, шул үзенең талантын күрсәтә. Шунысын да билгеләп үтү кирәк, казахлар дала киңлекләрендә атлар үстереп тормыш иткәнгә күрә мәдәниятләрендә бу чагылмый калмаган. Мәсәлән, “Алдарспак” уенында атларга утырып, кул көрәштерү (татарларда өстәлдә кул көрәштерү булып формалашкан), атларга утырып җирдән тәңкә җыю, татарларның милли бәйрәме “Сабантуй”да үткәрелә торган катыктан тәңкә табу уенын хәтерләтә.
Казахларның милли бәйрәмнәре шактый күп. Уртак бәйрәмебез “Нәүрүз” Казахстанда ел әйләнәсе зурлап үткәрелә. Моннан тыш, Айгерим Тархан кызы студентларны “Кымызлык” бәйрәме белән якыннан таныштырды. Алда билгеләп үткәнчә, казахлар атлар үрчетү белән шөгыльләнгәннәр. Алар биянең кымызы мул булсын өчен әлеге бәйрәмне һәр ел үткәреп киләләр.
Казахларның милли ризыклары татарларныкы белән шактый охшаш. Шулай да, Казахстанга килгәч, һичшиксез милли ризыклары саналган бавырсак һәм бишбармак белән сыйланмый китү дөрес булмас.
Казахлар һәм татарларның милли үзенчәлекләре бер-берсенә бик якын булып тора. Шул ук бәйрәмнәр, җыр-биюләр, уеннар һәм башка фольклор үрнәкләрендә бу чагылыш таба. Әлеге бай мәгълүматлы дәресләр студентларга киләчәктә файдалы булыр һәм милли үзенчәлекләребезгә карата хөрмәт хисләре уяткан дигән теләктә калабыз. Ибраева Айгерим Тархан кызына ихластан зур рәхмәт!