11 марта 2019
Әткәң-әнкәң телен белсәң, адашмассың кайда да...

Халыкара туган тел көне уңаеннан  Кукмара районының “К.Ф.Шакиров исемендәге Зур Сәрдек гимназиясе”ндә  “Әткәң-әнкәң телен белсәң, адашмассың кайда да... ” дип аталган фестиваль уздырылды. Зур Сәрдек гимназиясе күп еллар дәвамында Кукмараның иң алдынгы мәгариф үзәкләренең берсе булып тора. 100 елдан артык тарихы булган, Татарстанның атказанган укытучысы, Россиянең мәгариф отличнигы Закирҗан Ибраһим улы  Сабитов мәктәп директоры булып эшләгән елларда республикада гына түгел, ил күләмендә танылган мәктәп бүген дә алдынгылар рәтендә.

Узган гасырның 80нче елларында, Казанда татар мәктәпләре санаулы гына булган вакытта Зур Сәрдек мәктәбе Казан дәүләт педагогика институтының база мәктәбе булып тора. Күп еллар дәвамында татар филологиясе факультеты студентлары әлеге мәктәптә татар теле һәм әдәбиятыннан педагогик практика үтәләр. Беренче практикантлар бүген инде республикабызның күренекле кешеләре. Алар арасында филология фәннәре кандидаты, татар хатын-кызларының “Ак калфак” иҗтимагый оешмасы җитәкчесе К.Р.Идрисова, Татарстанның атказанган укытучылары Ф.Г.Ризванова,  З.Н.Җиһаншина, утыз елдан артык мәктәп директоры булып эшләгән Х.Вакказов, һәм илебезнең төрле өлкәләрендә телебезне, әдәбиятыбызны саклауга, үстерүгә гомерләрен багышлаган йөзләгән татар теле һәм әдәбияты укытучылары бар.

Шуңа да районның барлык татар теле һәм әдәбияты укытучыларының нәкъ менә әлеге гимназиягә җыелулары очраклы хәл түгел. Фестивальдә бүгенге көндә мәктәптә эшләүче укытучылар да, инде лаеклы ялда булган ветераннар да, татар теле һәм әдәбияты укытучысы булырга әзерләнүче студентлар да катнашты. Төрле буын укытучыларының очрашуы тәҗрибә уртаклашу өчен бик яхшы мөмкинлек бирде.

Гимназия белән институт арасында хезмәттәшлек әле дә дәвам итә. Бу чарада Г.Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбенең татар әдәбияты кафедрасы доценты Л.Ф.Җамалиева һәм Зур Сәрдек гимназиясен тәмамлап, хәзерге вакытта югары мәктәпнең икенче курсында филологик һәм педагогик юнәлештә белем алучы студентлар Ч.Баһавиева, И.Фәхретдинова, Г.Хәмәтдинова, Й.Шаһабиевалар да катнашты.Фестиваль кунакларына Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты хакында мәгълүмат бирелде.

Источник информации: татар әдәбияты кафедрасы доценты Л.Ф.Җамалиева