02 марта 2019
Каюм Насыйри исемендәге институтка ничә яшь?

– Әлфия Шәүкәтовна, сез күптән түгел генә Мәскәүдә булып кайткансыз, дип ишеттек. Чара Каюм Насыйри институты белән бәйле идеме?

– Әйе, 28 нче февраль көнне Татарстан Республикасының Мәскәүдәге вәкаләтле вәкиллегендә җәмәгатьчелеккә Каюм Насыйри институтын тәкъдир иттек. Бу чарада Мәскәүдә яшәүче милләттәшләребез, җәмәгать эшлеклеләре, татар оешмалары җитәкчеләре,  бизнесменнар катнашты. Мәскәү татарлары әлеге проект турында зур кызыксыну белән тыңладылар. Шуны да әйтеп үтик, 2014 елда беренче үзәк Мәскәүдә ачылды. Ул Муса Җәлил исемендәге татар этнокомпонентлы 1186 мәктәптә урнашкан. Үзәгенең методисты Ләлә Фоат кызы Сәитова  үз үзәкләре турында тулырак сөйләп, ирешкән уңышлары белән уртаклашты. КФУ дан фәнни- методик ярдәм алып торулары хакында әйтте.  

Әлеге җыелышта Каюм Насыйри институтның 2019 елга эш планы белән таныштырдык, традицион чараларыбыз турында мәгълүмат бирдек.

– Институтның быел кечкенә генә юбилее, дип беләбез?

– Әйе, быел институтка биш ел. Каюм Насыйри институты Казан Федераль университетында 2014 нче елда ачылды. Бу институт дөньяда тел өйрәтү, телне таныту белән шөгылләнгән  Юныс Әмре, Гете, Конфуций, Сервантес институтларының аналогы. Ягъни, Каюм Насыйри институтының төп максаты – Россия төбәкләрендә, чит илләрдә, гомумән алганда бөтен дөньяда татар телен пропагандалау. Институт үзенең үзәкләрендә, видеоконференц элемтә аша, татар теле дәресләре, татар теленә багышланган чаралар, танылган татар язучылары, шагыйрьләре белән очрашулар үткәрә. Бүгенге көндә институтның тугыз үзәге бар. Ике үзәк чит илдә: Казахстанның Астана шәһәрендә Л.Н.Гумилев исемендәге Евразия Милли университетында, Кыргызстанда Б.Н.Ельцин исемендәге славян-рус университетында, ә калган үзәкләр - Россиядә. Беренче үзәк, әйтеп үткәнебезчә, 2014 нче елда Мәскәүдә ачылды.  Икенче үзәк Санкт-Петербургта Татарстан Республикасының вәкаләтле вәкиллегендә эшләп килә. Аннан кала тагына Пензада, Екатеринбургта, Уфада, Чебоксарда,Ульяновскида үзәкләребез бар. Һәр үзәкнең үзенең методисты бар, алар безнең белән берлектә татар телен, татар мәдәниятен укыту, аңлату, таныту, пропагандалау белән шөгыльләнәләр. Ә чит илләрдәге үзәкләрнең тагын бер үзенчәлеге: анда татар теле белән берлектә рус теленнән дә дәресләр үткәрелә. Дәресләр, әйткәнемчә, онлайн үткәрелә, әмма шушы җирлектә яшәүче халыкның теләге буенча, Каюм Насыйриның үзәкләре түләүсез татар теле курсларын да үткәрә. Андагы методистлар оффлайн дәрес бирәләр, телне өйрәтәләр. Ульяновскида яшәгән кеше Ульяновскида, мәсәлән, Уфада яшәүче кеше Уфадагы үзәккә барып, татар телен өйрәнә ала. Каюм Насыйри институты Татарстан Республикасы халыклары телләрен саклау һәм үстерү программасының бер проекты булып тора. Программа 2014 нче елдан 2020 нче елга кадәр гамәлдә, ел саен ничә үзәк ачылырга тиешлеге алдан билгеле. Төп үзәк Казанда. Бу – виртуаль институт һәм ул рәвештә тел өйрәтү һәм мәдәният пропагандалау белән шөгыльләнә.

– Каюм Насыйри исемендәге институтының эшчәнлеге турында безгә дә сөйләп үтегез әле?

– Каюм Насыйри институтының төп эшчәнлеге, билгеле, укыту белән бәйле. Шулай ук Россиянең башка төбәкләрендә бик күп эш башкарыла: татар теленә, татар мәдәниятенә багышланган төрле кичәләр, төрле конференцияләр, Г.Тукай, М.Җәлил кичәләре үткәрелә, татарча диктант акцияләрендә катнашалар.

– Ә татар теле курслары бу үзәкләрдә ничек оештырыла?

– Курслар безнең татар теле курслары белән параллель алып барыла, өч ай. Оффлайн дәресләргә 30-40 кеше йөрсә, онлайнга һәр үзәктән бик күп кеше җыела. Яшь буенча чикләү юк, мәктәп баласыннан алып, пенсия яшендәге өлкәннәр дә курсларга йөри ала. Еллар буе тупланган тәҗрибәдән чыгып әйтә алабыз: һәр җирдә курслар бик популяр, халык бик теләп йөри. Һәм иң мөһиме: курста катнашучыларга, татар телен өйрәнгәннән соң, Казан университетының сертификаты бирелә. Бу шулай ук укучыларны рухландырадыр, дип уйлыйм.

Источник информации: Алсу Сәлахова