06 марта 2019
Г.Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбенең 10.2-801 төркем студентлары Н.И.Лобачевский исемендәге фәнни китапханәдә экскурсиядә булды

Г.Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбенең 10.2-801 төркем студентлары Казан федераль университеты Н.И.Лобачевский исемендәге фәнни китапханәнең Кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлегендә экскурсиядә булдык. Безне китапханәнең өлкән китапханәчесе Р.Г.Шәрәфиева каршы алды һәм  “фән храмы”ының тарихы һәм хәзинәсе белән таныштырды. Н.И.Лобачевский исемендәге китапханә - Россиянең иң бай китапханәләренең берсе. Аңа 1804 елда Казан университеты ачылганда нигез салына. Иң беренче, университетның ректоры Н.И.Лобачевскийның бөек математик, галим, оста оештыручы булудан тыш, китапханәнең аның проекты буенча салынуы гаҗәпләндерде.

Китапханәнең ишекләрен ачып керүгә үк, син сихри бер дөньяга чумасың. Бөтен бинага таралган китап исе, искиткеч матур һәм зәвекъ белән  эшләнгән бинанын эчке өлеше сине нәкъ менә шул чорга алып кайта. Кулъязмалар һәм сирәк китаплар белән танышканда, китапның зур рухи байлык икәнлегенә һәм мәдәни үсешнең югары дәрәҗәсен күрсәтүенә төшенәсең. Аларның эчке өлеше, китап таушалуны күздә тотып махсус эшләнгән тышлыклар, аларның бизәлешләре, формалары... Әлбәттә, бу үзе бер сәнгать һәм бүген дә укучыны сокландыра. Андагы рухи байлык... Китапханәгә экскурсия китап сәхифәләрендә сакланган серләрне ачуга, укуга һәм гыйльми эшчәнлеккә кызыксыну уятты.

Источник информации: Гилазов Тагир Шамсегалиевич