04 марта 2019
"Габдрахман Әпсәләмов укулары" - IV республика фәнни-гамәли конференциясе

2нче март көнне Казан шәһәренең 179 номерлы гимназиясендә “Габдрахман Әпсәләмов укулары” - IV республика фәнни-гамәли конференциясе үтте.

Галимнәр, медицина хезмәткәрләре, табиблар хезмәтен һәм тормышын җанлы образларда гәүдәләндергән, укучылар арасында хәзерге көнгә кадәр яратып укыла торган «Ак чәчәкләр» (1966) романы, мәктәп, укытучылар тормышын әхлак проблемалары яссылыгында сурәтләгән «Яшел яр» (1968) романы, студентлар арасындагы интернациональ дуслык элемтәләрен яктырткан «Миңа унтугыз яшь иде» (1968), һәвәскәр рәссамның иҗат эшендәге газаплы кичерешләрен, шатлык-сөенечләрен бәян иткән «Идел хикәяте» (1971) кебек повестьлар, шул заманның тормыш чынбарлыгы төрле яклап чагылыш тапкан дистәләрчә хикәяләр, очерклар, әдәби-тәнкыйть мәкаләләре, публицистик язмалар һәм истәлекләр авторы Г.Әпсәләмов, үз заманының гаять киңкырлы язучысы иде. Әлеге иҗат юнәлешләре “Габдрахман Әпсәләмов укулары” - IV республика фәнни-гамәли конференциясе кысаларында төрле яклап яктыртылды.

Габдрахман Әпсәләмовның оныгы, язучы, рус телендә чыга торган "Идел" журналының баш мөхәрирре Альбина Әпсәләмова белән берлектә, жюри составында КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтыннан филология фәннәре докторы Ләйлә Минһаҗева һәм филология фәннәре кандидаты Рамилә Сәгъдиева да бар иде.

Алар Г.Әпсәләмовның тормыш һәм иҗат юлы турында, шулай ук, Габдулла Тукай исемендәге татаристика һәм тюркология Югары мәктәбе хакында сөйләделәр.

Источник информации: Ләйлә Минһаҗева