25 февраля 2019
Студентларыбыз – "Ана теле -2019" конкурсы җиңүчеләре

21 февраль – Халыкара туган тел көне. Узган атнада әлеге датага бәйле бик күп чаралар уздырылды. 21-22 февраль көннәрендә Уфа шәһәрендә М.Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогика университетында студентларның Бөтенрәсәй күләмендәге  “Ана теле-2019” конкурсы булды. Әлеге конкурста Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Г.Тукай исемендәге югары мәктәп студентлары да ел саен катнаша. Быел да студентларыбыз бик уңышлы чыгыш ясап, җиңү яулап кайттылар: 4 курс студенты Макаров Индир “Иң яхшы дәрес”, 5 курс студенты Низамова Энҗе “Иҗади номерны иң яхшы башкаручы” номинациясендә лауреат, Сәйфетдинова Динә 2 нче урынга, Долгова Лариса 1нче урынга лаек булды. Студентларны конкурска әзерләгән укытучыларга – татар теле белеме кафедрасы доценты Д.Х.Хөснетдиновка һәм татар әдәбияты кафедрасы доценты Л.Ф.Җамалиевага рәхмәт хатлары тапшырылды.

Студентларны ихлас күңелдән тәбрик итәбез, алга таба да телебезне, әдәбиятыбызны саклау һәм үстерү юлында зур уңышлар телибез.

Источник информации: татар әдәбияты кафедрасы