22 февраля 2019
Төрки лингвокультурология проблемалары һәм перспективалары

21 нче февраль көнне Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында унынчы тапкыр “Төрки лингвокультурология: проблемалар һәм перспективалар” темасына багышланган Халыкара фәнни-гамәли конференция үткәрелде.

Конференция чаралары Татарстанның халык язучысы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе иясе Марсель Галиевнең фотокүргәзмәсен ачу белән башланып китте.

Конференциянең тантаналы өлешен Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Рифкать улы Җамалетдинов ачып җибәрде. Ачылыш тантанасында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты Татарстан Республикасы халыклары мәдәниятен һәм телләрен үстерү идарәсенең Татарстан Республикасы халыклары телләрен үстерү секторы мөдире Рүзәл Фәиз улы Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының төбәкара хезмәттәшлек секторының әйдәп баручы киңәшчесе Гөлия Фәргать кызы Мусина залдагы халыкны Халыкара туган көн теле белән котладылар, конференция эшендә уңышлар теләделәр. Институтның Габдулла Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе деканы Рамил Хәмит улы Мирзаһитов югары мәктәптә тормышка ашырыла торган белем бирү юнәлешләре турында кыскача мәгълүмат бирде һәм алдагы уку елына планнар белән таныштырды. Тантанада шулай ук ун ел дәверендә әлеге чарада үзләренең шәкертләре белән катнашучы мәктәп укытучыларына рәхмәт хатлары тапшырылды.

Конференция ачылышында Марсель Галиевнең «Ел китабы-2014» конкурсында «Рус телендәге публицистика һәм фәнни-популяр әдәбият китаплары»  номинациясендә II урынга лаек булган, 2015 елда Г.Державин исемендәге Республика премиясен алган “Рух” китабын тәкъдир итү булды. Габдулла Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәп студентлары тарафыннан “Бәгырь авазы” дип аталган әдәби-музыкаль композиция күрсәтелде, күренекле шагыйрь Газинур Морат  язучының иҗаты турында тәфсилле һәм мәгълүматларга бай доклад ясады. Ахырдан язучы Марсель Галиевнең үзенә сүз бирелде. Ачылу тантанасы “Туган тел” җыры белән тәмамланды.

Соңыннан конференция үз эшен секцияләрдә дәвам итте. Аларда катнашкан 180нән артык яшь галим төрки лингвокультурологиянең мөһим мәсьәләләре, аерым алганда, телнең җәмгыять һәм мәдәният белән бәйләнеше; тәрҗемә һәм мәдәниятара багланышлар; мәдәни-тарихи мирас һәм традицияләр кебек сораулар; төрки-татар тел белеменең фәнни һәм гамәли проблемалары, әдәби-эстетик эзләнүләр һәм башка шундый мәсьәләләр хакында фикер алыштылар.

Мәктәп укытучылары, укучыларның фәнни җитәкчеләре өчен “Хәзерге мәктәптә Марсель Галиев иҗатын өйрәнүнең актуаль мәсьәләләре” темасына методик семинар оештырылды.

Конференциядә Татарстан, Башкортостан, Удмуртия, Чувашия, Саха (Якутия) республикаларында, Төмән өлкәсендә белем алучы укучылар һәм студентлар белән беррәттән, чит ил, аерым алганда, Япония, Төркия, Кытай, Кыргызстан, Казахстан студентлары, аспирантлары һәм докторантлары үз эзләнүләренең нәтиҗәләре белән уртаклашты.

Катнашучыларның барысына да сертификатлар тапшырылды, уңышлы чыгыш ясаучылар дипломнар белән бүләкләнде. Конференция материаллары җыентык буларак басылып чыкты.

 

Мәгълүмат чыганагы: гомуми тел белеме һәм тюркология кафедрасы доцентлары Р.С. Нурмөхәммәтова, Г.Р. Мөгътәсимова.