19 февраля 2019
Муса Җәлилнең тууына 113 ел тулуга багышлап оештырылган зур чара булып үтте

15 февраль көнне Актлар залында Г.Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф Югары мәктәбенең татар әдәбияты кафедрасы укытучылары М.М.Хәбетдинова һәм Н.М.Йосыпова көче белән әзерләнгән Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты, ХХ гасыр татар шигъриятенең үсеш юлларын билгеләгән шагыйрь һәм җәмәгать эшлеклесе, Бөек Ватан сугышының легендар каһарманы Муса Җәлилнең тууына 113 ел тулуга багышлап оештырылган зур чара булып үтте. Ул М.Җәлилгә һәм аның көрәштәшләренә багышлап эшләнгән “Үлемгә һәм үлемсезлеккә 114 адым” спектаклен карауга һәм аның хакында фикер алышуга багышланган  иде. Әлеге чарада Татарстанның халык шагыйре Р.Харис, сценарий авторы, шагыйрә Л.Янсуар, театр белгече Р.Солтанова катнашты һәм чыгыш ясады. 

Р.Харис үзенең чыгышында билгеләп үткәнчә, Җәлил мирасы татар шигъриятен безнең илдә генә түгел, дөньякүләм танытуга зур өлеш кертте. Аның батырлыгы татар халкының батыр, каһарман, кыю һәм үлемсез булуын тагын бер кат дәлилләде. Шагыйрьнең соңгы сәгатьләренә багышлап эшләнгән “Үлемгә һәм үлемсезлеккә 114 адым” спектакле шушы фикерне тагын бер кат дәлилләде, эчтәлекле булуы белән күпләрдә кызыксыну уятты.

Аннан соң әлеге фильмга мөнәсәбәтле фикер алышу оештырылды. Бик җанлы барган фикер алышуда Р.Харис, Л.Янсуар, Р.Солтанова чыгыш ясап, перформансның язылу, эшләнү процессы, үзенчәлекләре белән таныштырдылар, үз фикерләрен җиткерделәр.

Источник информации: Татар әдәбияты кафедрасы