06 декабря 2018
II халыкара хәзерге төрки алфавитлар симпозиумы

2018 елның 20-21 ноябрь көннәрендә Казан (Идел буе) федераль  университетының гомуми тел белеме һәм тюркология кафедрасы галимнәре Ә.Ш. Юсупова һәм З.Н. Кириллова Төркиянең Истанбул шәһәре Мәрмәрә университетында үткәрелгән халыкара симпозиум эшендә катнаштылар.

Хәзерге төрки алфавитларга багышланган әлеге симпозиумның беренчесе 1991 елда уздырыла һәм барлык төрки халыклар өчен уртак алфавит төзү, аерым халыкларның латин графикасы нигезендәге язуга күчүе өчен этәргеч була. 27 елдан соң үткәрелгән быелгы симпозиумга Төркия, Азәрбайҗан, Казахстан, Кыргызстан, Үзбәкстан, Татарстан һәм Башкортстан республикаларыннан, Америка кушма штатларыннан галимнәр катнашты. Төрле җирләргә таралып урнашкан төрки халыкларның алфавит тарихы, хәзергесе һәм киләчәгенә кагылышлы күп мәсьәләләр тикшерелде. Бигрәк тә Казахстан Республикасындагы латин алфавиты проекты җитди фикер алышулар тудырды, аның белән бәйле күп киңәшләр әйтелде.

1991 елгы симпозиумда катнашкан галимнәр шәрәфле кунак сыйфатында чыгыш ясап, истәлекләре белән уртаклаштылар, ирешелгән уңышлары хакында сөйләделәр. Татарстаннан беренче делегат буларак катнашкан галимнәрдән бөтен төрки дөньяга билгеле тел белгече Мирфатих Зәкиев һәм тарихчы Рафаэль Мөхәммәтдинов быелгы симпозиумның пленар утырышларында чыгыш ясадылар.

Симпозиум секцияләрендә Казан федераль  университетының Г. Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе деканы, филология фәннәре докторы, профессор Әлфия Юсупова татарлардагы язу тарихы хакында сөйләде, филология фәннәре кандидаты, доцент Зоя Кириллова 1920 нче елларда Татарстандагы латин язуына күчеш хәрәкәтен яктыртты.

Мәгълүмат чыганагы: КФУның гомуми тел белеме һәм тюркология кафедрасы доценты Зоя Кириллова

http://dosya.marmara.edu.tr/tae/Duyurular/2_Milletlerarasi_Cagdas_Turk_Alfabeleri_Sempozyumu_Duzenlendi.pdf