25 декабря 2018
Беренче курсларның иҗади хисабы

24 нче декабрь көнне Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбенең “Музыка һәм өстәмә белем бирү” юнәлеше буенча укучы 1 нче курс студентлары вокал һәм кыллы музыка уен кораллары фәне буенча иҗади хисап тоттылар. Мөгаллимнәр, педагогика фәннәре кандидатлары Наилә Хабибулла кызы Нургаянова һәм Ильмира Фуат кызы Камалова студентларны әзерләүгә зур көч куйганнар.

Фортепианода уйнаган Халыкара конкурслар лауреаты Ибрагимова Зөлфия Әхмәт кызы укучыларның чыгышына аерым ямь өстәде.

Студентлар скрипкада да, мандолинада да уйнадылар. Чара вакытында татар, рус классик әсәрләре, “Туган тел”, “Озата барма”, “Сагыш”, “Сандугач-күгәрчен”, “Ай матур гөл генә”, “Бөрлегән”, “Сириннәр” кебек халык күңеленә үтеп кергән җырлар яңгырады.

Мөгаллимнәр һәм Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбенең деканы Әлфия Шәүкәт кызы Юсупова студентларның әзерлек дәрәҗәсен югары бәяләде, укуларында, иҗат эшчәнлекләрендә уңышлар теләде.

Источник информации: Алсу Сәлахова