13 декабря 2018
Шиһабетдин Мәрҗани дәвамчылары

12 нче декабрь көнне Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты Г. Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбенең татар теле белеме кафедрасы “Гыйлем” проекты белән берлектә укучылар өчен “Үрнәк алырлык бөек шәхесләр” Республикакүләм фәнни-гамәли конференциясен үткәрде. Конференция Шиһабетдин Мәрҗаниның тууына 200 ел тулуга багышлап уздырылды.

Чараның ачылышында КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтын Г. Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе деканы Әлфия Шәүкәт кызы Йосыпова, КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты татар теле белеме кафедрасы мөдире Гөлшат Рәис кызы Галиуллина,  «Гыйлем» проектының җитәкчесе Айдар Рәсим улы Шәйхин катнашучыларны сәламләп, әлеге конференциянең әһәмияте, Институтта Шиһабетдин Мәрҗанинең тууына 200 ел тулуга багышлап уздырылган чаралар һәм әлеге конференциянең оештырылу үзенчәлекләре турында сөйләделәр.

Конференциясендә барлыгы алты команда үзләренең катнашу теләкләрен белдерделәр. Секция докладлары хәзерге вакытта шактый популяр булган TED форматында оештырылган иде. Мисал өчен, беренче урынны алган “ГалиӘхмәт” командасы (Казан, Яңа Савин районының “7 нче интернат лицей”) Шиһабетдин Мәрҗани исеме кергән, әдибебез булган урыннар буенча йөреп, видео төшергәннәр. Егетләр мәчеткә дә кергәннәр, булачак музей-фатирда да булганнар, Ш.Мәрҗани урамында казанлылардан татар әдибен белү-белмәүләрен дә сораштырганнар.

Икенче урынны яулаган Казан шәһәре Киров районының “4 нче гимназия-интернат” командасы кызлары Ш.Мәрҗаниның белем бирү, дин өлкәсендә реформатор икәнлеген чыгышлары белән дәлилләделәр.

Өченче урынны алган “Аралаш” командасы (Актаныш, “Сәләтле балалар гуманитар гимназия-интернат”) татар әдибенең укыту эшчәнлеген яктырттылар. Аның алга киткән белем бирү системасы күп кенә шәкертне гыйлемле һәм алдынгы фикерле итүенә басым ясадылар.

Шулай ук Актанышның “Сәләтле балалар гуманитар гимназия-интернат”ыннан килгән “Яңа буын” командасы Шиһабетдин Мәрҗаниның тел турындагы фикерләрен шигырьләре һәм презентацияләре ярдәмендә ачып бирделәр.

Укучыларның чыгышларын кафедра укытучыларыннан төзелгән жюри бәяләде. Соңыннан катнашучыларга төрле дәрәҗәдәге дипломнар, сертификатлар һәм  истәлекле бүләкләр тапшырылды.

 

Без конференцияне оештыручыларның берсе, Айдар Шәйхин белән кыска гына әңгәмә уздырдык:

 

Белешмә өчен: Конференция Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы заказы буенча (418 нчы номерлы килешү, 14.11.2018) уздырыла.

Источник информации: Алсу Сәлахова