13 декабря 2018
Россия халыклары һәм төрки телле дәүләтләрнең милли телләрен, әдәбиятларын популярлаштыруга йөз тоткан Халыкара фестивальнең йомгаклау туры уздырылды

10-11 нче декабрь көннәрендә рус телен, әдәбиятын, Россия халыклары һәм төрки телле дәүләтләрнең милли телләрен, әдәбиятларын популярлаштыруга йөз тоткан Халыкара фестивальнең йомгаклау туры уздырылды. 11 нче декабрьдә аның ябылыш тантанасы булып үтте. Россия Федерациясенең 11 регионыннан һәм төрки телле 4 илдән килгән 130 катнашучыны, институтыбызның күпсанлы мөгаллимнәрен, студентларын  ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Р.А.Ратникова, Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Р.Р.Җамалетдинов, Казан мәгариф идарәсе җитәкчесе И.Һидиятов, “Татмедиа” агентлыгы җитәкчесе урынбасары И.Ф. Миргалимов, ТР Язучылар берлеге рәисе урынбасары Р.Аймәт һ.б. котлады.

Ике көн дәвамында барган телдән һәм язмача конкурслар нәтиҗәсендә 15 җиңүче, 37 призер билгеләнде. Фестивальдә катнашучылар төрле яклап үзләренең сәләтләрен күрсәтте, ихлас күңелдән милли телләрен, әдәбиятларын яратуларын, аның белән горурлануларын расладылар. Фестиваль төрле милләт вәкилләрен бергә туплап, үзара аралашу, якынаю,  милли-мәдәни диалог мәйданына әверелде. Котлаулар җыр-бию, регионнардан килгән кунакларыбызның чыгышлары белән үрелеп барды. Бу тантаналы кичә, ике көн дәвамында барган кызыклы, эчтәлекле очрашулар, чаралар, бер максат тирәсенә тупланып яшәү катнашучылар күңелендә әле озак вакытлар сакланыр.

Источник информации: Татар әдәбияты кафедрасы